Зәй офыклары

Зәй полиция хезмәткәрләре шартлату турында алынган хәбәргә аңлатма бирде

Әле гыйнварь ае башында гына Зәй шәһәренең Ленин урамында ясалма шартлаткыч эшләү аркасында бер фатир зыян күргән иде, 25 гыйнварда полициянең дежур бүлегенә фатирын шартлатырга теләүчедән хәбәр алыну мондый хәлнең яңадан кабатлану куркынычын тудырды. Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе хезмәткәре юстиция капитаны Илнур Сибгатов биргән мәгълүматлар буенча 25 нче...

Әле гыйнварь ае башында гына Зәй шәһәренең Ленин урамында ясалма шартлаткыч эшләү аркасында бер фатир зыян күргән иде, 25 гыйнварда полициянең дежур бүлегенә фатирын шартлатырга теләүчедән хәбәр алыну мондый хәлнең яңадан кабатлану куркынычын тудырды. Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе хезмәткәре юстиция капитаны Илнур Сибгатов биргән мәгълүматлар буенча 25 нче гыйнварьда 19 сәгать 19 минутта Җиңү проспектының 1/01 йортында үз фатирын шартлатырга теләүчедән звонок алына. Ир-ат газны ачып куйдым, хәзер фатирны шартлатам, дип яный. Тиз арада оператив төркем, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләр, газ идарәсе хезмәткәрләре әлеге адрес буенча җыела. Әмма ир-ат шартлату турында янап ялган хәбәр салган булып чыга. Ә менә газны ачып куюы дөреслеккә туры килә, фатирга килүче газны газ идарәсе хезмәткәрләре тиз арада өзә.

- Әлеге ир-ат - 1975 елгы Зәй кешесе. Ул әлеге адрес буенча 2013 елдан язылышмый гына хатыны белән тора. Күршеләреннән аның борчып, тавыш куптарып йөрүе сәбәпле, шикаятьләр булганы юк. Ә менә узган ел ул җәмәгать урынында спиртлы эчемлек кулланган хәлдә күренгән өчен административ җаваплылыкка тартылган, алкоголь куллануга хирыслыгы бар. Фатир шартлатам дип янап хәбәр салуын ул алкоголь кулланган хәлдә хатыны белән ачуланышу сәбәпле үч алырга теләп эшләдем дип аңлата. Бәхеткә, фатирда да, әлеге йортта да зыян күрүчеләр юк, - ди әлеге территориянең участок вәкаләтлесе, полиция капитаны Нияз Вәлиев.

Хәзерге вакытта бу гамәл буенча җинаять эше кузгатылган, җитди тикшерү бара. Мөгаен, ир-атның хатыныннан үч алуы үзенә начарлык булып кайтыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: