Зәй офыклары

Зәй шәһәр прокуратурасы баласын карамаучы ананы хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсен күтәрә

Зәй шәһәр прокуратурасы, бер зәйлене 2013 елда туган улына карата ана хокукыннан мәхрүм итүне сорап, шәһәр судына мөрәҗәгать итте. Әлеге ханым 2011 елда ике яшүсмер баласына карата ана хокукыннан суд аша мәхрүм ителгән булган инде. Аның әлеге балаларына алимент өчен бурычлары күп җыелган. Балаларын карамау, хәмер белән дус булу нәтиҗәсендә...

Зәй шәһәр прокуратурасы, бер зәйлене 2013 елда туган улына карата ана хокукыннан мәхрүм итүне сорап, шәһәр судына мөрәҗәгать итте. Әлеге ханым 2011 елда ике яшүсмер баласына карата ана хокукыннан суд аша мәхрүм ителгән булган инде. Аның әлеге балаларына алимент өчен бурычлары күп җыелган. Балаларын карамау, хәмер белән дус булу нәтиҗәсендә 2013 елгы улы исә район башкарма комитеты карары белән бер елга вакытлыча Казан балалар йортына җибәрелгән булган. Әлеге ханым белән алып барылган профилактик эшчәнлек, алкоголь бәйлелегеннән дәвалау нәтиҗә бирмәгән. Хәзер аны ана хокукыннан мәхрүм итеп, баласын туганы опекасына бирү турында сүз бара, чөнки олы баласы да туганы тәрбиясенә бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: