Зәй офыклары

Зәй шәһәр прокуратурасы судка туберкулездан мәҗбүри дәвалатуны сорап мөрәҗәгать итә

Зәй шәһәр прокуратурасы үзәк дәваханә баш табибыннан туберкулез белән авыручы берәүнең дәваланудан баш тартуы турында мөрәҗәгать алынуын хәбәр итә. Районның бер авылында яшәүче авыру кеше үзәк дәваханәнең туберкулезга каршы кабинетында диспансер исәбендә 2002 елдан тора. 2014 елның 23 июленнән 2015 елның 19 гыйнварына кадәр ул Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерына...

Зәй шәһәр прокуратурасы үзәк дәваханә баш табибыннан туберкулез белән авыручы берәүнең дәваланудан баш тартуы турында мөрәҗәгать алынуын хәбәр итә.

Районның бер авылында яшәүче авыру кеше үзәк дәваханәнең туберкулезга каршы кабинетында диспансер исәбендә 2002 елдан тора. 2014 елның 23 июленнән 2015 елның 19 гыйнварына кадәр ул Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерына җибәрелеп дәваланган, хәле яхшыргач дәвалау, курсы бетми торып, стационардан үз белдеге белән чыгып киткән. Регуляр төстә дәвалау узмау сәбәпле, авыруда туберкулезга каршы препаратларга ияләшү барлыкка килгән, хәзер аның даими күзәтүдә торуы мөһим. Түбән Камадан кайтканнан соң район үзәк дәваханәсе табиблары аны берничә тапкыр дәваханәгә тикшерелү өчен чакырсалар да, ул - килми. Хәтта медицина хезмәткәрләре өйләренә килгәндә аларга янау очраклары да булган. Әлеге авыруның әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч булуын исәпкә алып, шәһәр прокуратурасы судка бу авыруны кешене мәҗбүри дәвалату карары чыгаруны сорап гариза бирде.

Моңа кадәр инде шәһәр прокуратурасы тарафыннан туберкулезның актив формасы булган 4 кешегә карата мәҗбүри дәвалауны сорап, судка мөрәҗәгать булган, алар барысы да канәгатьләндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: