Зәй офыклары

Зәй шәһәр суды “Ак Барс” банкыннан зур суммадагы акча урлану эше буенча хөкем карары чыгарды

Бүген Зәй шәһәр суды, "Ак Барс" банкының Түбән Кама филиалы 1нче Зәй өстәмә бүлегендә касса мөдире булып эшләгән 1959 елгы ханыма карата хөкем карары чыгарды: ул 6 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, гомуми режимдагы колониягә җибәреләчәк. Әлеге ханымга карата банктан 17 миллион 944 мең сум акча урлау факты буенча март аенда...

Бүген Зәй шәһәр суды, "Ак Барс" банкының Түбән Кама филиалы 1нче Зәй өстәмә бүлегендә касса мөдире булып эшләгән 1959 елгы ханыма карата хөкем карары чыгарды: ул 6 елга ирегеннән мәхрүм ителеп, гомуми режимдагы колониягә җибәреләчәк. Әлеге ханымга карата банктан 17 миллион 944 мең сум акча урлау факты буенча март аенда җинаять эше кузгатылган иде. Тикшерү материаллары буенча аның гаебе расланган. Әлеге ханым бер пачкадагы эре акча купюраларын бәләкәйрәк суммадагыларга алыштырып төргәкләүдә шикләнелде ( мәсәлән, 1000 сумлыклар урынына бәләкәй купюралар куйган). Бу җинаятен ул, шаһитләр сүзләреннән чыгып, 2014 елның май аеннан ук башлаган дип билгеләнә, әмма бу хәл 2015 елның 19 мартында гына, кассир ханым эштән китәргә гариза язу сәбәпле, махсус комиссия тарафыннан банк филиалында ревизия башлангач кына ачыклана. Зур сумма акча җитмәү турында филиал җитәкчесе "02" номерына шалтыратып хәбәр итә.

Суд әлеге ханыма карата бернинди штраф санкцияләре дә чыгармады, әмма банкка урланган акчаларны кире кайтару шарты куелды. Мәгълүм булганча, ханымның ире өч миллион сумга якын акчаларны банкка китереп биргән, ул моны тикшерүчеләргә акчаларны кемнеңдер ташлап китүе, ә аның табып алуы турында әйткән. Әмма, суд материалларыннан күренгәнчә, ханымның бер эштән кайтып киткәч, яңадан килеп, банк бинасыннан нәкъ менә ире китереп биргән пакет белән чыгуы видеоязмада калган.

Зур суммада акча урлануы турында җинаять эшенә шәһәр суды шул рәвешле хөкем карары чыгарды. Хөкем ителүченең ун көн эчендә аны кире карауны сорап Югары судка мөрәҗәгать итүе мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: