Зәй офыклары

Зәй шәһәр суды ир баланы көчләгән ир-атка хөкем карары чыгарды

Зәй шәһәр суды 46 яшьлек зәйлегә балигъ булмаган яшьтәге ир балага карата җенси характердагы гамәл кылганы өчен РФ Җинаять кодексының 132нче маддәсе 4нче бүлеге "б" пункты нигезендә хөкем карары чыгарды. Зәй шәһәр прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, ир-ат алкоголь кулланган хәлдә 2014 елның 27 сентябрендә бер йорт фатирында 14 яше тулмаган...

Зәй шәһәр суды 46 яшьлек зәйлегә балигъ булмаган яшьтәге ир балага карата җенси характердагы гамәл кылганы өчен РФ Җинаять кодексының 132нче маддәсе 4нче бүлеге "б" пункты нигезендә хөкем карары чыгарды.

Зәй шәһәр прокуратурасыннан алынган мәгълүматларга караганда, ир-ат алкоголь кулланган хәлдә 2014 елның 27 сентябрендә бер йорт фатирында 14 яше тулмаган ир балага җенси мәнфәгатен канәгатьләндерү нияте белән бәйләнә. Ул ир баланың үзенә каршы торырлык көчтә булмавын үз файдасына куллана. Җинаять эшен тикшерү барышында ир-ат үз гаебен тулысы белән таный. Суд аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: