Зәй офыклары

Зәйдә бакчалардан металл урлау белән шөгыльләнүче төркем тоткарланды

Язгы-җәйге чорда урлашу очраклары арту белән бәйле рәвештә полиция хезмәткәрләренә көчәйтелгән режимда эшләргә туры килә. Бу көннәрдә җинаятьләрне ачу бүлекчәсе оператив төркеме бакчачылык ширкәтләрендә тимер-металл әйберләр урлау белән шөгыльләнүче җинаятьчел төркемнең эзенә төште. 25-35 яшьлек ир-егетләрдән торган төркем бакча биләмәләрендәге тимер капка, коймалар, ишекләр һ.б. әйберләрне сүтеп, "Газель" машинасына төяп...

Язгы-җәйге чорда урлашу очраклары арту белән бәйле рәвештә полиция хезмәткәрләренә көчәйтелгән режимда эшләргә туры килә. Бу көннәрдә җинаятьләрне ачу бүлекчәсе оператив төркеме бакчачылык ширкәтләрендә тимер-металл әйберләр урлау белән шөгыльләнүче җинаятьчел төркемнең эзенә төште. 25-35 яшьлек ир-егетләрдән торган төркем бакча биләмәләрендәге тимер капка, коймалар, ишекләр һ.б. әйберләрне сүтеп, "Газель" машинасына төяп алып чыга торган булган.

- Июнь ае башында эчке эшләр бүлегенең дежур частена бер Зәйле "Успех" бакчачылык ширкәтендәге шәхси бакча биләмәсеннән тимер койма, капка, бакча йорты ишеген алып китүләре турында хәбәр итте. Без - җинаятьләрне ачу бүлекчәсенең оператив төркеме, тиз арада бакча биләмәсенә барып каракларның эзенә төшәрдәй сәбәпләрне эзләргә керештек. Чыннан да, бакча биләмәсендә бер генә тимер-металл әйбер дә калмаган иде, ләкин урлашучыларны ачыклауга ярдәм итәрдәй җитди сәбәпләрне дә тәгаенлау шактый кыен, чөнки кешеләр бакча биләмәләренә көн саен йөрми, ә вакыт үтү эзләү эшләрен тоткарлауга китерә, урлашу урынында җинаять эзләре төссезләнә. Шулай да без бакчаларына еш йөрүчеләр белән аралашып, шикле кешеләр турында оператив хәбәр салуны, һәр төрле сәер күренешләрне күз уңыннан җибәрмәүне сорадык, бакчаларга еш кына күзәтү рейдлары оештырдык. Нәтиҗәдә безгә "Успех" бакчачылык ширкәтендә шикле "Газель" автомобиленә тимер корылмаларны сүтеп төяүчеләр турында хәбәр чыгып иреште. Тиз арада юл патруле экипажы белән бакчачылык ширкәтенә килеп, әлеге шикле кешеләрне тоткарладык. Бүгенге көнгә инде аларның өч бакча биләмәсендә тимер-металл әйберләр урлау очраклары ачыкланды, гомуми зыян 30 мең сум белән исәпләнә. Әле тикшерү эше дәвам итә, бу төркемнең башка урлаушуларда да катнашу ихтималы булуы юк түгел, - ди җинаятьләрне ачу бүлекчәсенең оперуполномоченные Ринат Зиннәтов.

Беркайда да эшләмәүче әлеге ир-егетләр, күрәсең, әнә шулай металл урлап сатып көн күргән, әмма бу рәвешле яшәү рәвеше алып баруның озакка сузылмаячагы сер түгел. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җиңел юл белән табыш алу җаен эзләп йөргәнче, җиң сызганып хезмәт куярга киңәш итә, чөнки, иртәме-соңмы, җинаять юлының рәшәткә артында төгәлләнү ихтималы зур. Әлеге җинаятьчел төркем кылган гамәлләр буенча әлегә тикшерү эше бара, аларның язмышы суд аша хәл ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: