Зәй офыклары

Зәйдә бала катнашында юл һәлакәте теркәлде

Зәйдә бала катнашында юл һәлакәте очрагы теркәлде. 20 апрельдә 16 сәгать 20 минутта Ленин урамында музыка мәктәбе каршында туктап торучы машиналар арасыннан кинәт йөгереп чыккан баланы машина бәрдерә. Баланың йөгереп чыгуын машина йөртүче абайламый кала. - Бәхеткә, бала исән-сау. Әлеге урында балалар күп йөрүен исәпкә алып, без төрле чикләүләр, ясалма...

Зәйдә бала катнашында юл һәлакәте очрагы теркәлде. 20 апрельдә 16 сәгать 20 минутта Ленин урамында музыка мәктәбе каршында туктап торучы машиналар арасыннан кинәт йөгереп чыккан баланы машина бәрдерә. Баланың йөгереп чыгуын машина йөртүче абайламый кала.

- Бәхеткә, бала исән-сау. Әлеге урында балалар күп йөрүен исәпкә алып, без төрле чикләүләр, ясалма түмгәкләр куйдырткан идек, шуның нәтиҗәсендә машина йөртүче акрын килгән була һәм бала машинага килеп бәрелеп егыла. Машина салонындагы видеорегистратор аша, без туктап торучы машиналар арасыннан кинәт килеп чыгучы баланы йөртүченең абайламый калуын белдек. Шуңа да ата-аналардан балаларга юл кагыйдәләре турында көн саен искәртеп торуын сорыйбыз, - ди ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Әзһәр Галимов.

Зыян күрүче бала - татар гимназиясенең II сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: