Зәй офыклары

Зәйдә бер атнада 9 урлашу очрагы теркәлгән

Зәй эчке эшләр бүлеге хәбәрләренә караганда соңгы вакытта районда складларга, гаражларга кереп әйбер урлау очраклары шактый күзәтелә. Мәсәлән, узган атнада гына шундый 9 урлашу очрагы теркәлгән. Зур суммадагы урлашуларга тукталып үтсәк, 19 гыйнварьда бер гараждан 4 тәгәрмәч, запас машина частьләрен алып чыгулары, 20 гыйнварьда бер авыл мәктәбе территориясеннән 21 мең...

Зәй эчке эшләр бүлеге хәбәрләренә караганда соңгы вакытта районда складларга, гаражларга кереп әйбер урлау очраклары шактый күзәтелә. Мәсәлән, узган атнада гына шундый 9 урлашу очрагы теркәлгән. Зур суммадагы урлашуларга тукталып үтсәк, 19 гыйнварьда бер гараждан 4 тәгәрмәч, запас машина частьләрен алып чыгулары, 20 гыйнварьда бер авыл мәктәбе территориясеннән 21 мең сумнан артыклык төзелеш материаллары юкка чыгу, 22 гыйнварьда шәхси йортта яшәүченең шуруповерты, электр болгаркасы, электропычкысы, ике дреле югалу турында хәбәр алына. Полиция хезмәткәрләре каракларны ачыклау өчен көчәйтелгән режимда эшли. Ә район халкыннан кыйммәтле әйберләр саклана торган урыннарны ышаначлы бикләргә кую сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: