Зәй офыклары

Зәйдә бер ханым “права”сыз калмас өчен машинасын “урлатырга” риза булган

Зәй эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 3 февраль көнне иртәнге сәгать 5 тулып 39 минутта бер ханымнан машинасын куып китүләре турында хәбәр алына. Оператив төркем тиз арада әлеге урынга чыгып тикшерү эшләре башлый. Нәтиҗәдә әлеге хәл бөтенләй икенче юнәлеш ала. Мирный бистәсендә яшәүче ханым өй янында машинасын калдырып, фатирына кергәч,...

Зәй эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 3 февраль көнне иртәнге сәгать 5 тулып 39 минутта бер ханымнан машинасын куып китүләре турында хәбәр алына. Оператив төркем тиз арада әлеге урынга чыгып тикшерү эшләре башлый. Нәтиҗәдә әлеге хәл бөтенләй икенче юнәлеш ала. Мирный бистәсендә яшәүче ханым өй янында машинасын калдырып, фатирына кергәч, алар ире һәм аның дусты белән спиртлы эчемлек кулланырга керешә. Төнге 12ләргә кадәр дәвам иткән мәҗлесне тиз генә туктатасылары килми, әмма эчемлек бетә, аны алып кайту өчен ханым машина ачкычын дус иргә бирә. Тегесе исә йорт яныннан әллә ни ерак китә алмый, исерек хәлдә руль артына утырган машина йөртүчене ЮХИДИ инспекторлары тоткарлап, машинасын штраф стоянкага куялар. Салмыш дус бу турыда ханымга шалтыратып әйтүгә, ханым озак уйлап тормыйча, эчке эшләр бүлегенең дежур частена машинасын урлаулары турында хәбәр итә.

- Ләкин ханым, спиртлы эчемлек кулланган хәлдә яза алмыйм дип, гариза язудан баш тарта. Ә гариза булмагач, без аны ялган хәбәр (донос) җиткергән өчен җинаять җаваплылыгына тарта алмыйбыз. Әмма ничек кенә булмасын, машина хуҗасы исерек хәлдәге кешегә рульне бирергә тиеш түгел. Бу закон нигезендә исерек килеш руль артына утыру белән бер дәрәҗәдә билгеләнә. Кыскасы ханымга штраф һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм калу ихтималы яный. Мөгаен, ул ялган доносны да нәкъ менә шуннан куркып җиткергән булган. Әлегә тәгаен нинди төр җаваплылыкка тарту билгесез, тикшерү эше дәвам итә, - ди эчке эшләр бүлегенеңсорау алу бүлекчәсе башлыгы вазифасын үтәүче Елена Куц.

Гомумән, эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта Зәй районында ялган донос белән бәйле хәбәрләр еш күзәтелә башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: