Зәй офыклары

Зәйдә бер ир хатынына пычак белән кадаган

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Зәйдә хатынын пычак белән чәнчеп үтерүдә шикләнелүче 53 яшьлек ир-ат тоткарланган. 1 июньдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте бригадасы, шәһәрнең Җиңү проспектыннан яралы хатын-кызны дәваханәгә алып килгәндә, аның юлда үлүе турында полициянең дежур бүлегенә шалтырата. Оператив төркем тиз арада урынга чыгып,...

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Зәйдә хатынын пычак белән чәнчеп үтерүдә шикләнелүче 53 яшьлек ир-ат тоткарланган. 1 июньдә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте бригадасы, шәһәрнең Җиңү проспектыннан яралы хатын-кызны дәваханәгә алып килгәндә, аның юлда үлүе турында полициянең дежур бүлегенә шалтырата. Оператив төркем тиз арада урынга чыгып, әлеге хатынның беркайда да эшләмәүче ирен тоткарлый. Сораштырулардан билгеле булганча, алар хатыны белән кичтән бергәләп спиртлы эчемлек кулланганнар, ә иртән үзара низаг чыккан. Нәтиҗәдә ир хатынына пычак белән берничә тапкыр кадаган. Ул үз гаебен тануын белдергән. Хәзер әлеге ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: