Зәй офыклары

Зәйдә гражданнарны федераль инспектор кабул итте

Бүген зәйдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны төрле мәсьәләләр белән кабул итте. Аңа тугыз кеше мөрәҗәгать итте. Кайберәүләрнең мөрәҗәгәте шунда ук канәгәтьләндерелсә, икенче берәүләргә киңәшләр бирелде, сораулары контрольгә алынды. - Районнарда үткән кабул итү нәтиҗәләренә килгәндә, гражданнарның шактые төрле кредит оешмалары тарафыннан алданып,...

Бүген зәйдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны төрле мәсьәләләр белән кабул итте. Аңа тугыз кеше мөрәҗәгать итте. Кайберәүләрнең мөрәҗәгәте шунда ук канәгәтьләндерелсә, икенче берәүләргә киңәшләр бирелде, сораулары контрольгә алынды.

- Районнарда үткән кабул итү нәтиҗәләренә килгәндә, гражданнарның шактые төрле кредит оешмалары тарафыннан алданып, тозакка эләгүләре, ягъни мошенниклыкка юлыгулары турында ярдәм сорап киләләр, - ди Ренат Зәкиевич.

Ул шикле кредит оешмалары белән сак булырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: