Зәй офыклары

Зәйдә ирекләрен чикләү турында карар чыгарылганнарга электрон беләзекләр кидертергә исәплиләр

Тиздән Россия Федерациясе җәза үтәтү федераль хезмәте идарәсенең Татарстан буенча Зәй филиалы хезмәткәрләре үз күзәтүләрендә булган, төрле хокук бозулар өчен суд аша ирекләрен чикләү турында карар чыгарылганнарга карата электрон беләзекләр дип аталган техник чара куллануга керешәчәк. - Бу 2010 елның 10 гыйнварыннан суд аша чыгарылучы хөкем карарларында яңа төр җәза...

Тиздән Россия Федерациясе җәза үтәтү федераль хезмәте идарәсенең Татарстан буенча Зәй филиалы хезмәткәрләре үз күзәтүләрендә булган, төрле хокук бозулар өчен суд аша ирекләрен чикләү турында карар чыгарылганнарга карата электрон беләзекләр дип аталган техник чара куллануга керешәчәк.

- Бу 2010 елның 10 гыйнварыннан суд аша чыгарылучы хөкем карарларында яңа төр җәза бирү - ирекне өлешчә чикләү кертелү белән бәйле. Ирекне чикләү дип билгеләнгән хөкем карары, хөкем ителүчегә карата тәүлекнең билгеле бер вакытында өйдән чыкмауны яки билгеле бер территорияне, безнең очракта муниципаль район территориясен калдырып китмәүне күздә тота. Нәкъ менә ирекне өлешчә чикләү хөкем карары чыгарылганнарны без әлеге электрон беләзекләр ярдәмендә контрольдә тотарга тиеш булабыз. Дөрес, мондый техник чара ил күләмендә 2010 елдан кулланыла, без исә аны агымдагы елда гамәлгә кертү максатын куйдык, - ди инспекция филиалы башлыгы Альфред Сафиуллин.

Аны тормышка ашыру өчен район җәза үтәтү инспекциясенә беләзекләр белән эшләү өчен контроль-пульт идарә системасы кайтартылган. Февраль аенда яшь инспектор Илгиз Шәехов Самарада ведомство югары уку йортында нәкъ менә шушы юнәлештә эшләү өчен махсус курслар үткән.

Электрон беләзекләр аякка беркетелә. Җәза үтәүчегә мобиль һәм стационар контроль җайланмалар да бирелә. Алар кәрәзле телефон һәм стационар телефон рәвешендә. Берсе белән иреге чикләнүчене өендә элемтәгә чыгып күзәтү мөмкин булса, икенчесе кеше шәһәр яки район буйлап хәрәкәт иткәндә гел үзе белән булырга тиеш. Аңа инспектор һәрвакыт элемтәгә чыгып, күзәтүдәге кеше белән сөйләшү мөмкинлеге булу күздә тотыла. Ә кул сәгатенә охшаган электрон беләзекнең герметик корпусына маякчык урнаштырылган, әлеге маякчык иреге чикләнүченең кайда булуы турында серверга мәгълүмат бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: