Зәй офыклары

Зәйдә металл калдыклары кабул итү урынында таләпләрне бозу очраклары бар

Төсле һәм кара металл калдыклары җыю белән шөгыльләнүче Зәй шәһәренең "Втормет" ширкәтендә шәһәр прокуратурасы алып барган тикшерүләрдә закон таләпләре үтәлмәү очраклары ачыкланды. Металл кабул итү турында кенәгәдә кабул итү турында актлар теркәлмәү, аның кемнән кабул ителүе язылмау, металл калдыкларында шартлау куркынычы булу буенча матдәләрне ачыклау буенча махсус тикшерү аппараты аша...

Төсле һәм кара металл калдыклары җыю белән шөгыльләнүче Зәй шәһәренең "Втормет" ширкәтендә шәһәр прокуратурасы алып барган тикшерүләрдә закон таләпләре үтәлмәү очраклары ачыкланды. Металл кабул итү турында кенәгәдә кабул итү турында актлар теркәлмәү, аның кемнән кабул ителүе язылмау, металл калдыкларында шартлау куркынычы булу буенча матдәләрне ачыклау буенча махсус тикшерү аппараты аша үтмәве, радиоактив матдәләр булуы ачыкланганда нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында инструкция булмау һ.б билгеләнде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ширкәт җитәкчесен административ җаваплылыкка тарту турында документ әзерләнеп, ул җәмәгать судьясы каравына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: