Зәй офыклары

Зәйдә миграция законнарын бозу очрагы ачыкланган

Зәй шәһәр прокуратурасы бер төзелеш оешмасында миграциягә кагылышлы законнарның бозылуын ачыклады. Район авылларының берсендә терлек абзарын төзекләндерү белән шөгыльләнүче оешма хезмәткәрләренең өчесе чит ил гражданнары булып чыга. Тикшерү барышында аларның миграция исәбендә Әлмәттә теркәлүе билгеләнә, ә чынлыкта алар хәзер Зәй районының бер авылында яши торган булып чыга. Әмма төзелеш оешмасы...

Зәй шәһәр прокуратурасы бер төзелеш оешмасында миграциягә кагылышлы законнарның бозылуын ачыклады. Район авылларының берсендә терлек абзарын төзекләндерү белән шөгыльләнүче оешма хезмәткәрләренең өчесе чит ил гражданнары булып чыга. Тикшерү барышында аларның миграция исәбендә Әлмәттә теркәлүе билгеләнә, ә чынлыкта алар хәзер Зәй районының бер авылында яши торган булып чыга. Әмма төзелеш оешмасы җитәкчесе 7 тәүлек эчендә аларны Зәйдә миграция исәбенә куйдырту буенча чара күрмәгән, шул сәбәпле, закон бозылган. Хәзер җитәкчегә карата административ эш кузгату турында карар кабул ителде, әлегә ул каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: