Зәй офыклары

Зәйдә таксистка һөҗүм иткәннәр

Кешеләр бер-берсен танып белгән кече шәһәрдә куркыныч җинаятькә баручылар булу аптырашта калдыра. Кемгә генә ышанырга соң хәзер, дип уйлап куясың. Зәйдә бер таксистка һөҗүм иткәннәр, дигән хәбәр дә әнә шундый уйларга этәрде. 18 гыйнвар көнне 14 сәгать 30 минутларда район эчке эшләр бүлегенең дежур частена такси хезмәтендә эшләүче ир-егет шалтыратып,...

Кешеләр бер-берсен танып белгән кече шәһәрдә куркыныч җинаятькә баручылар булу аптырашта калдыра. Кемгә генә ышанырга соң хәзер, дип уйлап куясың. Зәйдә бер таксистка һөҗүм иткәннәр, дигән хәбәр дә әнә шундый уйларга этәрде.

18 гыйнвар көнне 14 сәгать 30 минутларда район эчке эшләр бүлегенең дежур частена такси хезмәтендә эшләүче ир-егет шалтыратып, үзенә Зәй-Карамалы юлында һөҗүм итүләрен һәм машинасын алып китүләрен хәбәр итә. Тиз арада юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе инспекторлары Руслан Миннегалиев белән Данис Юнысовка һәм ведомстводан тыш сак хезмәте бүлеге хезмәткәрләре Ринат Халитов белән Игорь Касаткинга оператив төстә чара күрү бурычы йөкләнә.

- Рация аша кирәкле мәгълүматларны алуга, без Карамалы юлына чыктык һәм озак та бармадык, юл читендә кар көртенә кереп туктаган "ВАЗ-2109" автомобилен күрдек. Машинада кешеләр булмавын аңлагач, алга таба хәрәкәт итәргә уйладык. Шул вакыт безгә рация аша ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре шикле кешеләрнең эзе урманга таба китүе турында белдерделәр, - ди ЮХИДИ инспекторлары.

Полиция хезмәткәрләре бергәләп качакларны эзәрлекләргә керешә.

- Урманга качкан ир-ат белән хатын-кызны шактый куып барырга туры килде. Ир-ат каршылык күрсәтеп, кабат качарга омтылып карады, ә хатын-кыз карышмады. Без аларны тотып эчке эшләр бүлегенә китердек, - ди полиция хезмәткәре Игорь Касаткин.

Таксистка һөҗүм итү ниятен, күрәсең, әлеге ир-ат белән хатын-кыз алдан ук планлаштырган. Иске Зәй бистәсендә яшәүче бу кешеләр такси хезмәтенә шалтыратып, Карамалыга бару өчен машина сорыйлар. Шәһәрне чыгып, Карамалы юлына керүгә, хатын-кыз кече йомышы булуны сәбәп итеп, машинаны туктатуны сорый һәм машинадан төшә. Артта утыручы ир-ат бу вакытта таксистның муенына кармак җебе салып, буа башлый. Хатын-кыз яңадан машинага кереп, каршылык күрсәтүче таксистның кулларын тотып тора. Шулай да таксист алардан ычкынып, машинадан чыга һәм йөгерә башлый.

Таксист биргән мәгълүматлар буенча, ул Иске Зәйдән заказ буенча бер ир-ат белән хатын-кызны билгеләнгән урынга илткән вакытта аңа шул рәвешле һөҗүм ясала. Такси йөртүче машинадан чыккач, һөҗүм ясаучы ир-ат тиз арада руль артына кереп утырып, аны таптату нияте белән өч тапкыр өстенә килә, юлдан читкә сикерү нәтиҗәсендә генә ул машина астына эләкми кала. Ә полиция хезмәткәрләренең оператив эшчәнлеге нәтиҗәсендә урманда җинаятьчеләр тоткарлана. Алардан әйберләр, таксист исеменә бирелгән документлар алына. Шулай ук тикшерү барышында хатын-кызның кесәсеннән наркотик матдә - марихуана салынган кечкенә пакет табып алына.

- Әлеге факт буенча Зәй районара тикшерү бүлеге тарафыннан үтерү нияте белән һөҗүм ясау буенча җинаять эше кузгатылды, алар икесе дә кулга алынды, - ди район эчке эшләр бүлеге тикшерү эшләре бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары, юстиция майоры Рөстәм Хафизов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: