Зәй офыклары

Зәйдә “Тоннель” операциясе үтте

Кичә Зәй эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре һәм суд приставлары катнашында шәһәрнең Ленин урамында "Тоннель" операциясе үткәрелде. Анда инспекторлар, суд приставлары төрле административ хокук бозулар буенча штрафлары җыелган машина йөртүчеләрне ачыклау, юл хәрәкәтен бозу очракларын киметү максатында, аларны кисәтү чаралары күрү буенча эшләде. - Кызганыч, машина...

Кичә Зәй эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре һәм суд приставлары катнашында шәһәрнең Ленин урамында "Тоннель" операциясе үткәрелде. Анда инспекторлар, суд приставлары төрле административ хокук бозулар буенча штрафлары җыелган машина йөртүчеләрне ачыклау, юл хәрәкәтен бозу очракларын киметү максатында, аларны кисәтү чаралары күрү буенча эшләде.

- Кызганыч, машина йөртүчеләр арасында юл кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларын да, алиментын түләмәүчеләр шактый ачыклана. Кичә үткәрелгән ике сәгатьлек операция барышында без унлап шундый кешене ачыкладык. Тагын шунысы да бар, юл кагыйдәсен бозган 4 машина йөртүчегә беркетмә төзелде. Нигездә саклану каешларын эләктермичә йөрүчеләр, тизлек режимын бозучылар тоткарлана. Шуңа да һәр машина йөртүченең юл кагыйдәләренә игътибарлы булып, үз иминлекләре турында кайгыртуларын сорыйбыз, - ди ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рөстәм Биктаһиров.

Операция дәвамында штрафларын үз вакытындатүләмәгән 6 кешегә катгый таләпләр куелды, 1 кешегә махсус хәбәр тапшырылды. Суд приставлары ике машина йөртүченең кәрәзле телефоннарына арест салды, ә бер кеше штрафын урында ук түләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: