Зәй офыклары

Зәйдә велосипед, балалар коляскаларын урлау очраклары бар

Зәй эчке эшләр бүлеге велосипедлар, балалар коляскаларын урлау очраклары булуы турында хәбәр итә. Узган атнада Никифоров урамының 75 йортының бер подъездыннан балалар велосипеды һәм Төзүчеләр урамы 6нчы йорт подъездыннан балалар коляскасы урлану белән бәйле фактлар теркәлгән. - Бабалар коляскасын безнең хезмәткәрләр оператив эзләү барышында Төзүчеләр урамы 8нче йорт тирәсеннән табып...

Зәй эчке эшләр бүлеге велосипедлар, балалар коляскаларын урлау очраклары булуы турында хәбәр итә. Узган атнада Никифоров урамының 75 йортының бер подъездыннан балалар велосипеды һәм Төзүчеләр урамы 6нчы йорт подъездыннан балалар коляскасы урлану белән бәйле фактлар теркәлгән.

- Бабалар коляскасын безнең хезмәткәрләр оператив эзләү барышында Төзүчеләр урамы 8нче йорт тирәсеннән табып алдылар. Әлегә аның ни сәбәпле бу урында булуы буенча тикшерү бара. Әмма зәйлеләрнең сезонлы мондый урлауларга игътибарлы булулары сорала. Күпкатлы йортларның подъездларында калдырылучы велосипед, коляскалар хәзер еш күзәтелә. Ә бу исә социаль авыр хәлдә яшәүчеләргә, эчүчеләргә, хәтта велосипедка кызыгып йөргән яшүсмергә дә бер ымсындыргыч әйбер булып тора. Подъездга велосипедны махсус трос белән бәйләп куйган очракта да, аны кисеп урлап китү ихтималы зур. Шуңа күрә кыйммәтле мондый әйберләрне күз уңыннан ычкындырмау, аларны фатирларга кертергә иренмәү бик мөһим. Урлау нияте белән йөргән кешегә вак-төяк каршылыклар гына комачауламый, караучысыз калдырылуын белгәндә алар велосипед, коляскаларны бишенче каттан да урлап алып китәргә мөмкиннәр, шуңа да үз әйберләрегезгә сакчыл карашта булсагыз иде. Ә урлауны кәсеп итүчеләргә безне тота алмыйлар дип йөрергә урын юк, халык мәкалендәгечә, "без капкычта ятмый", ул барыбер бер килеп чыга, - ди сорау алу бүлекчәсе башлыгы вазифасын үтәүче Елена Куц.

Димәк, велосипед, балалар коляскаларын эчкәрәк яшерү кирәк җәмәгать, үз гамәлегез белән үз-үзегезгә зыян салырга ирек бирмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: