Зәй офыклары

Зәйлеләр ышанычын яулаган нотариус

Бүген ил күләмендә Нотариаль хезмәт көне билгеләп үтелә. Быел Россиядә нотариус хезмәте барлыкка килеп, бу өлкәдә халыкка хезмәт күрсәтелә башлауга 150 ел тулды. Районда да бу зур түгәрәк датаны билгеләп үтүче, зәйлеләргә үз эшләре белән танылган хезмәтләр берничә. Әлеге һөнәр ияләренең халыкка хезмәт күрсәтүдә мөһимлеген характерлап, «Нотариус» дип исемләнгән очеркында...

Бүген ил күләмендә Нотариаль хезмәт көне билгеләп үтелә. Быел Россиядә нотариус хезмәте барлыкка килеп, бу өлкәдә халыкка хезмәт күрсәтелә башлауга 150 ел тулды.

Районда да бу зур түгәрәк датаны билгеләп үтүче, зәйлеләргә үз эшләре белән танылган хезмәтләр берничә. Әлеге һөнәр ияләренең халыкка хезмәт күрсәтүдә мөһимлеген характерлап, «Нотариус» дип исемләнгән очеркында Оноре де Бальзак та «Әгәр Сезнең яхшы нотариусыгыз бар икән, тынычлап йоклагыз», дип киңәш биреп калдырган. Бу сүзләрнең мәгънәсе, законнар айлап түгел, көнләп үзгәреп торган заманда бигрәк тә арта бара. Әлеге язмабыз заман белән бергә атлаучы, Зәй халкының ышанычын, хөрмәтен яулаган Нурания Нургазиз кызы Горшунова җитәкчелегендәге нотариаль хезмәт эшчәнлеге турында.

Шәһәр суды янәшәсендәге нотариаль конторага кайчан килеп керсәң дә, мөрәҗәгать итүчеләр белән мөлаем елмаеп, дустанә мөгамәләдә аралашучы, каударланмый, тыныч кына аңлатма бирүче хезмәткәрләргә игътибарсыз калу мөмкин түгел.

- Нотариус хезмәтенә ихтыяҗ туганда мин һәрвакыт шушында киләм, югыйсә үзем хәзер Чаллыда яшим, элек бирегә еш килгәнлектән, хезмәткәрләргә ышанычым зур. Бүген без дүрт туган васыятьнамә мәсьәләсе белән бирегә җыелдык. Белгечләрнең һәр аерым пунктны аңлаешлы итеп төшендерүе, якты, зәвык белән җиһазландырылган кабул итү, ял итү бүлмәләре дә битараф калдырмый. Болар халык өчен уңайлы шартлар тудырылу турында сөйли, - ди Рушат Шәфигуллин.

- Иң мөһиме, монда грамоталы, үз эшенең осталары хезмәт күрсәтә. Бик четерекле мәсьәләләрне дә уңай хәл итеп, җиңел сулап чыгасың бу бинадан, - дип өстәде икенче туган Руслан.

Ә эшмәкәр Радик Әхмәтов конторада юридик консультацияләр бирелеп, кайсы очрак-ларда нинди законнарга таяну мөмкинлеген дә аңлатуларын ассызыклый. Эшчәнлегендә нотариус хезмәтенә еш мөрәҗәгать итәргә туры килү сәбәпле, ул инде даими клиентка әйләнгән.

Өлкән яшьтәге зәйлеләр дә бирегә сораулары белән килергә кыенсынып тормый.

- Рәхәтләнеп, татарча, гади итеп аңлатып бирә кызлар. Әле көн саен катлауланып торган документ туплау эшләреннән дә без - өлкәннәрне азат итә алар, һәр эшне ахырына кадәр ерып чыгасың монда килсәң, - дип елмая Нәсимә апа.

Чыннан да, тормышның кайсы гына өлкәсенә кагылышлы соравың булмасын, тирән белемле, тәҗрибәле хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итсәң, проблемаң тиз арада хәл ителер. Нурания ханым кул астында эшләүчеләр турында нәкъ менә шундый фикер йөри шәһәрдә.

Нурания Нурга-зизовнаның тамырлары Татарстаннан читтәге Пермь өлкәсе белән бәйле булса да, ул инде биредә төпләнеп, шушы төбәк кешесе булып, халыкка хезмәт күрсәтә. Бөтен барлыгын, белемен шушы хезмәткә багышлый. Зәйдә хезмәт юлын ул, югары белемле белгеч буларак, район мәдәният бүлегендә башлый. Соңрак башкарма комитетның оештыру бүлеген, аннан ЗАГС бүлеген җитәкләргә туры килә аңа. Ә нотариатка ул 1992 елда килә. Өлкән дәүләт нотариусы булып эшли башлый, бер үк вакытта югары юридик белем ала, үзлегеннән законнарны өйрәнүгә җитди игътибар бирә, бу өлкәдә тәҗрибәле белгечләр белән аралашып, ныклы белемле булып өлгерә. 2001 елда шәхси нотариус хезмәте ачып эшләүгә керешә, ә үз зәвыгы белән уңайлы итеп төзекләндерелгән хәзерге бинада ул коллективы белән халыкка 2003 елдан хезмәт күрсәтә.

- Яхшы нотариус булу өчен бик күп белергә, үзеңнең һөнәри осталыгыңны даими күтәрергә, законнар белән әледән-әле танышып, һәммәсен өйрәнеп барырга кирәк, - ди Нурания ханым. - Безгә җирле халык белән генә түгел, юридик затлар, хакимият органнары белән дә эшләргә туры килә. Һәр мөрәҗәгать артында шатлык һәм борчу яшеренүен дә онытмаска кирәк. Документларны кабул итеп алып, өйрәнеп, тиешле нотариаль актны тапшыру - ул нибары беренчел эш. Ә инде юридик һәм психологик ярдәм дә күрсәтә белү үзе зур осталык сорый. Нотариус - халык һәм закон арасында арадашчы да әле. Күрсәтмәләр биреп, әңгәмәләр уздырганнан соң, күпләр минем яннан, үзара аңлашылмаучылыклар турында бөтенләй онытып, тыныч күңел белән чыгалар. Кемгәдер яхшылык эшли алуым, рәхмәт сүзләре ишетү җанга рәхәтлек бирә. Кайвакыт консультациягә килгән кешенең проблемасы турында өйгә кайткач та уйлап йөрим, ничек кеше күңелен яраламаслык итеп, законны гадиләштереп аңлату турында план корам. Кыскасы, кемгәдер ярдәмем тиюдән тәм табып яшим. Закон нигезендә авыл җирлекләренең башкарма власть җаваплы затлары да нотариаль эшләрне башкарырга вәкаләтле. Безгә үз эшебездә авыл җирлекләре җаваплы затлары белән бу уңайдан бердәм хезмәт куярга туры килә. Форсаттан файдаланып, мин аларны һәм барлык нотариаль хезмәтләр белгечләрен һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм, - ди ул.

Нотариаль контора шәхси оешма булса да, биредә консультацияләр бирү бушлай оештырыла. Мөрәҗәгать белән килүчегә ярдәм күрсәтү мөмкин булмаганда, алар кайда, ничек, кемгә гозереңне җиткерергә икәнлеген төшендерүдән дә йөз чөерми. Әлбәттә, конторага килүчеләр арасында төрле кешеләр белән очрашырга туры килә, нотариус алдында мираска кагылышлы васыятьнамәне кабул итү мәсьәләсе белән килүче туганнарның үзара сүзгә килгән очраклары да аз булмый. Мондый вакытта Нурания Горшунова, психологка әйләнеп, башта туганнарга үзара мөнәсәбәтнең һәртөрле матди байлыктан өстен булуын аңлата. Моны төшенүчеләрнең соңрак килеп рәхмәт әйткән очраклары еш була, ди ул.

Заманнан артта калмыйча, электрон юл белән хезмәт күрсәтү эшен дә республикада беренчеләрдән булып гамәлгә ашырырга керешкәннәр. Электрон документ әйләнешенең алар үзләре өчен дә, халык өчен дә мәшәкатьне күпкә җиңеләйтүен әйтәләр. Мәсәлән, күчемсез милек белән бәйле сату-алу килешүләре хәзер электрон юл белән башкарыла. Нотариус интернет аша запрос җибәреп, ул автомат рәвештә Росс-реестр электрон сервисы аша эшкәртелә һәм нотариусның электрон-цифрлы култамгасы белән имзалана. Бу исә мөрәҗәгать итүче кешегә бер тапкыр нотариуска килеп гариза язу һәм документларны билгеле вакыттан соң килеп алу белән тәмамлана. Мәгълүмати технологияләр аша мираска хокуклыларны теркәү, Саклык банкы белән электрон документ әйләнеше дә җайга салынган.

Нурания Нургазизовна шәһәрдә, район күләмендә уздырылучы хәйрия чараларыннан да читтә калмый: инвалидлар ункөнлеге булсынмы, социаль авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм кулы сузуда катнашумы, балаларга кирәкле ярдәм оештырумы - барысына да өлеш кертергә тырыша.

Балалары-багалмалары да алмагачтан ерак төшмәгән: улы Сергей Горшунов - шәһәр судында федераль судья, ә кызы Лилия үзе белән бер конторада төп ярдәмчесе булып тора. Хәер, Нурания ханым үз кул астында эшләүче кызлар Светлана Коронова, Ирина Урамова, Лилия Кузнецоваларны да үз балаларыдай якын күреп, грамоталы белгечләр булырга ярдәм иткән, гаилә хәлләре белән дә кызыксынып, аналарча киңәшләрен биреп тора.

- Мин Нурания Нургазизовна белән 2002 елдан эшлим. Бирегә килгәндә бөтенләй икенче юнәлештә - икътисадчы буларак чарланып килгән идем, монда исә юридик белем алып, законнар белән эшләүгә күчтем. Әлбәттә, бу хезмәткә кереп китүдә, нәтиҗәле эшли алуда җитәкченең роле зур. Ул миңа түземле, итагатьле булып, психологларча һәр кешенең күңелен аңлап эшләргә юл күрсәтте. Төрле кеше язмышлары белән очрашу тормышны тирәнтен аңларга өйрәтә, дисәм дә, ялгыш булмас. Без үз белемебезне даими күтәреп, законнардагы үзгәрешләр белән танышып торуга да җитди игътибар бирәбез. Тату булып, бер казанда кайнау бик ошый миңа. Җитәкчебезнең югары культуралы, һәрчак кеше хәленә керә белүе, бездә дә шул сыйфатларны тәрбияләве конторабызның йөзе булып тора. Чын мәгънәсендә үз эшенең остасы, безнең остазыбыз ул. Аның кул астында эшләү белән без бик бәхетле, - ди Светлана Коронова.

Нотариаль контораның бер стенасында төрле дәрәҗә Рәхмәт хатлары урын алган, алар бу хезмәткә бирелгән Нурания Горшунованың озак еллар тырыш хезмәтенә бәяләмә булып тора. Ә агымдагы елда ул озак еллар тырыш хезмәте өчен Россия нотариаль палатасының махсус медале белән бүләкләнде. Алга таба да без аңа һәм аның коллективына халык өчен мөһим хезмәттә зур уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: