Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Закон һәм кеше

Кредит каникуллары: кемнәргә бирелә һәм ничек аласы?

Бу турыда тулырак шәһәр прокуроры Ринат Кәримов аңлата.

 

 

-Гражданнар, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары банкка кредит каникуллары бирүне сорап гариза бирә алалар. Моның өчен банкка 2022 елның 30 сентябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу 2022 елның 1 мартына кадәр рәсмиләштерелгән барлык төр (ипотека, куллану, автокредит) кредитларга кагыла. Гариза бирүче ташламалы чор дәвамында кредит буенча түләүне вакытлыча туктатып торуны яки түләү суммасын киметүне таләп итәргә хокуклы.

 

Кредит каникулы алты айга бирелә. Әмма аны иртәрәк тә ябарга була. Моның өчен банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Кредит каникулын алу өчен нинди шартлар  үтәлергә тиеш соң? Кредит каникулы бирүне сорап мөрәҗәгать иткән көнгә бер ай кала кешенең айлык керемнәре, ким дигәндә, 30 процентка кимегән булырга, кредит күләме билгеләнгән максималь чиктән артмаска, кеше исемендә түләнеп бетмәгән башка кредитлар булмаска тиеш.

 

Хөкүмәт карары белән каникуллар бирелә торган куллану кредитларының максималь суммалары расланды:

- 300 мең сум - гади физик затлар өчен;

- 350 мең сум - шәхси эшмәкәрләр өчен;

- 100 мең сум - кредит картасы буенча;

- 700 мең сум - автокредитлар буенча.

Моннан тыш, кредит каникулларын күләме 3 миллион сумнан артмаган ипотека кредитларына рәсмиләштерергә мөмкин (Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев