Сүзем янә кадерсезләр хакында. Йорт-җирсез калып, кайда туры килсә шунда кунып, нәрсә туры килсә шуны ашап, халык теленә "бомж"лар булып кергән кешеләр язмышы турында соңгы вакытта миңа еш ишетергә туры килә. Шәһәр прокуратурасында тикшерелгән соңгы эшләрнең берсе дә нәкъ менә шундый кешеләр белән бәйле. Газетабызның алдагы саннарының берсендә әлеге темага...
Сүзем янә кадерсезләр хакында. Йорт-җирсез калып, кайда туры килсә шунда кунып, нәрсә туры килсә шуны ашап, халык теленә "бомж"лар булып кергән кешеләр язмышы турында соңгы вакытта миңа еш ишетергә туры килә. Шәһәр прокуратурасында тикшерелгән соңгы эшләрнең берсе дә нәкъ менә шундый кешеләр белән бәйле. Газетабызның алдагы саннарының берсендә әлеге темага язылган материал герое миндә кызгану хисе, ярдәм итәсе килү теләге уятса, бу юлы язманы чиркану катыш, нәфрәт хисләре аша кәгазьгә төшерәм.
Шәһәр прокуратурасында тикшерелгән бу эш ике "бомж"ның эчеп сугышып, берсе икенчесен үтерүе белән бәйле. Тикшерү барышы мәгълүматы буенча, Хаҗи (исеме үзгәртелде) Энергетиклар урамында "Радуга" кибете янындагы куаклык арасында төн куна, күп вакытын ул шунда үткәрә торган була. Көзге көннәрнең берсендә ул үзенә "кунакка килгән" икенче бер йорт-җирсез дусты Иван (исеме үзгәртелде) белән кәеф-сафа корырга керешә. Иванның суд барышында сөйләгән сүзләренчә, алар берничә шешә лосьон сатып алып, куаклык төбенә юнәлә. Үзара гауга кемнеңдер кемгәдер сыеклыкны җитәрлек күләмдә салмавыннан килеп чыга. Гәүдәгә ныграк Иван, теләсә кайда йөреп сәламәтлеген югалткан Хаҗины кыйнап, типкәләп ташлый. Өстәвенә шул тирәдә ятучы бетон таш белән тондырырга да аптырап тормый. Шушы хәлләрдән соң Иван, "дустын" ыңгырашып яткан хәлдә ташлап, бакчаларга юнәлә.
Икенче көнне иртән Хаҗины урам себерүче табып ала. Ашыгыч ярдәм машинасы белән аны дәваханәгә әле исән килеш китерсәләр дә, табиблар авыр тән җәрәхәтләре алып, озак вакыт җирдә яткан Хаҗиның гомерен саклап кала алмый. Хәер, үлде дип, аның өчен өзгәләнүче дә булмый. Йортсыз-җирсез, эшсез, айнымас адәм кемгә кирәк?..
Судка зыян күрүче сыйфатында чакырылган туганы да Хаҗи турында бары тискәре сыйфатларны гына атаган. Хаҗи әти-әнисе белән яшәгән була. Еш спиртлы эчемлекләр куллануы, беркайда да эшләмәве, җитмәсә ата-анасына кул күтәрүе аннан бар туганнарының да йөз чөерүенә китерә. Нәтиҗәдә аны йорттан куып чыгарырга мәҗбүр булалар. Әмма бу халәттә калуы да аны бик борчымый күрәсең, аннан-моннан тапкан тиеннәрне җыеп, эчеп-кәефләнеп йөрүдән туктамый ул. "Радуга" кибете тирәсенә чүп-чар җыеп ятуы, күрше-тирә йортларда яшәүчеләргә шешәдәшләр җыеп комачаулавы белән ул әйләнә-тирәдәгеләрне туйдырып бетерә. Полиция кисәткәч, бу тирәдән беразга югалып торса да, Хаҗи куаклык төбендәге "йортына" кабат әйләнеп кайта торган була. Кибет тирәсендә вак-төяк эш башкарган өчен бирелгән акчага кәеф-сафа кору кабат башлана. Әниләр балаларын ул тирәгә уйнарга чыгарырга чиркана. Әкренләп кешеләр Хаҗины күрмәмешкә салышырга ияләшә.
Үлеменә китергән соңгы "мәҗлестән" соң аларның сугыша башлауларын күрүчеләр дә була хәтта. Ләкин бу тирәдә мондый хәлләрнең еш булуын күргән кешеләр алар яныннан бары үзләренә зыян салуларыннан куркып тизрәк китү ягын карый.
Менә үз-үзеңне кадерсезләү, исерткеч колына әйләнү нәрсәгә китерә. Этләр сыман яшәү генә түгел, үлемең дә хуҗасыз этләрнекенә тиңләшә. Югыйсә, гаилә тормышы барып чыкмаган очракта да, әти-әнисе янында яшәп, йортка эшләп акча кайтарып торса, Хаҗи мондый үлемгә дучар булмас иде. Без күп очракта бәхетсезлекләрне язмышка сылтыйбыз. Ә бит монда үз язмышын адәми зат үзе боза, үзе теләп тормыш чоңгылына төшә.
Шәһәр суды Хаҗины бер сәбәпсез ерткычларча кыйнап ташлаган Иванны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 105нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә 8 елга каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрергә дигән хөкем карары чыгарды. Тикшерү барышында аның психик авырулардан интегүе дә ачыклана. Иванны мәҗбүри төстә дәвалау да күздә тотыла. Ярый ла 8 елдан соң кабат кешеләр арасына төзәлеп кайтса, ә бит аның җинаятьчел гамәлләрне имин тормыш алып баручыларга карата да кылу куркынычы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев