Үткән ялларда җепшек кар, урыны белән яңгыр яву юллардагы хәлне кискенләштерде. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Зәй районы территориясендә дә аварияләр теркәлү очраклары бар. Иң аянычлысы бер очракта һәлакәт кеше үлеме белән бәйле. Шимбә көнне кич белән Зәй-Сармашбаш юлының 31 километрында "ВАЗ-2113" автомобилен йөртүче, югары тизлектә килеп, юл читендә туктап...
Үткән ялларда җепшек кар, урыны белән яңгыр яву юллардагы хәлне кискенләштерде. Район ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Зәй районы территориясендә дә аварияләр теркәлү очраклары бар. Иң аянычлысы бер очракта һәлакәт кеше үлеме белән бәйле. Шимбә көнне кич белән Зәй-Сармашбаш юлының 31 километрында "ВАЗ-2113" автомобилен йөртүче, югары тизлектә килеп, юл читендә туктап торган ике җиңел машинаны һәм шул машиналарның берсенең хуҗасы булган, юл читендә басып торучы яшь ир-егетне бәрдерә. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән үлә. Һәлакәтне ачыклау буенча тикшерү эше бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Зәй шәһәре
Нет комментариев