6 апрель 2018 яңалыклары
-
Зәйдә мәгариф учреждениеләрен планлы тикшерү эшенә йомгак ясалды
Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы тарафыннан район белем бирү йортларында үткәрелгән планлы, киң масштаблы тикшерү-күзәтү эшләренә йомгак ясалды.
-
Зәй имамнары киңәште
Зәйнең «Нур” мәчетендә район имамнары очрашып, көн кадагында торган, борчыган проблемалар, алда торган бурычлар турында сөйләштеләр. Утырышны “Нур” мәчете имамы, имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин алып барды.
-
Иске Зәй мәдәният йортында авыл яшьләре осталыкта сынаша
Зәй районы авыл мәдәният йортларында яшьләрне берләштерү, активлаштыру, иҗатка тарту максатыннан март ае дәвамында “Яшьләр бүген, кичә...” дип исемләнгән иҗат десанты узуы турында хәбәр иткән идек.
-
Зәй мөселман егетләре Чаллыга бил алышка бара
Чаллыда мөселман яшьләренең татарча бил алыш һәм кул көрәше буенча X берләштерелгән Республика ачык турниры узачак.
-
Аксар кызы Бөтенроссия яшь язучылар конкурсында үзен сыный
4 апрель көнне Әлмәт шәһәрендә «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар конкурсының зона этабы узды.
-
Зәйдә 3 айда - 5 юл һәлакәте
Зәй юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хәбәр итүенчә, агымдагы елның 3 аенда район территориясе юлларында 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
-
Арсениягә үз аяклары белән йөреп китәргә булышлык итик
11 яшьлек шәһәрдәшебез Арсения Мостафинаның үз аяклары белән йөреп китәргә хыяллануы турында язган идек инде.
-
Сораулар бар, җаваплар эзләнә
Кичә - 5 апрельдә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге җәмәгать кабул итүе пунктында зәйлеләрне шәхси сораулары белән шәһәр Советы депутаты Венера Исрафилова кабул итте.
-
Аты барның дәрте бар
Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» төбәкара театр фестивале бүген тәмамлана.
-
Боларны белсәң, зыян итмәс
Күз алдыгызга китерегез - җәйге бакча... Уңган хуҗабикәләр бакчаларын аллы-гөлле чәчәкләргә күмәләр. Ниндиләре генә юк аларның?! Кортлар өчен оҗмах.
-
Ул хезмәттәшләренә рәхмәтле
Бу язмам Зичәбаш авылында туып үскән Михаил Степанович Варфоломеев турында.
-
Бүгенге көндә авылларда Пасханы ничек бәйрәм итәләр
Бүгенге көндә авылларыбызда Олы көн бәйрәме ничек үтә икән?
-
Һәрьяктан да талантлы ул
Оештыру сәләте, эчке тоемлау, максатчанлык, һөнәри осталык, кешелеклелек, табигый тыйнак-лык - бу уңай сыйфатларның барысы да бер кешедә.
-
Алар вакыт белән исәпләшмичә эшлиләр
Россия Федерациясе эчке эшләр органнарының тикшерүчеләре әлеге структура оешуның 55 еллык юбилеен билгеләп үтәләр. Тарихка күз салсак, 1963 елның 6 апрелендә СССР Югары Советы Указы белән җинаятьләрне алдан тикшерү хокукы, прокуратура һәм дәүләт иминлеге хезмәте белән беррәттән, Эчке эшләр министрлыгына бирелә.
-
Һөнәре - тикшерүче
Бүген – Эчке эшләр министрлыгы тикшерү органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме.