Зәй офыклары

21 октябрь 2011 яңалыклары

  • 21 октябрь 2011 - 05:08
    Покрауларда очраштык
    Районда милли мәдәният фестивальләре бара. Башкорт һәм татар милли сәнгать фестивальләре узды инде. Узган җомгада "Энергетик" Мәдәният сараенда аның чираттагысы - "Покрауларда очрашыек" дип исемләнгән керәшен милли сәнгать фестивале үтте. Гомумән, районда халык бәйрәмнәре, йола-гадәтләр, милли мәдәниятне үстерүгә игътибар зур. Моның нәтиҗәсе буларак, авылларда яңа фольклор коллективлар барлыкка килә. Күптән...
    948
    0
    0
  • 21 октябрь 2011 - 05:05
    Армиягә китүчегә банк картасы да бирелә
    1 октябрьдән башланган көзге чакырылышта Россиядә 1984-1993 елларда туган 135850 граждан хәрби хезмәткә чакыру алачак. Татарстанда исә 30 меңнән артык ир-егеткә хәрби бурычын үтәү өчен чакыру киләчәк. Әлеге саннар ТР Министрлар Кабинетында массакүләм мәгълүмат чаралары өчен уздырылган чираттагы брифингта яңгырады. ТР хәрби комиссары Сергей Погодин әйтүенчә, октябрь - декабрьдә Татарстан...
    1625
    0
    0
  • 21 октябрь 2011 - 04:55
    Яшүсмер күз уңында булсын
    Узган елның 5 ноябреннән "Бала сәламәтлегенә һәм аның физик, акыл, психик, рухи, әхлакый үсешенә зыян салуны кисәтү чаралары турында" 71нче Татарстан Республикасы Законы үз көченә керде. Әлеге закон яшь буынны яман гадәтләрдән аралау, аларның сәламәт яшәү рәвеше алып баруын тәэмин итү максатында кабул ителде. Законның асылында ике төп нигезләмә ята....
    1867
    0
    0
  • 21 октябрь 2011 - 04:54
    Хәбәр
    Автоклуб районның кече авылларында "Көзге моңнар" дип аталган концерт программасы әзерләде. Концертны Кәдек һәм Поповкада яшәүчеләр карады инде. Киләсе атнада автоклуб башка авылларга юл тота.
    0
    0
    0
  • 21 октябрь 2011 - 04:52
    Хәбәр
    Район үзәк дәваханәсендә Түбән Кама медицина колледжы белән килешү нигезендә видеорежимда укулар уза. Анда шәфкать туташларына колледж укытучылары белгечлек буенча лекцияләр укый. Мондый ысул белән белемнәрне камилләштерү республикада безнең районда гына кулланыла.
    0
    0
    0
  • 21 октябрь 2011 - 04:51
    Хәбәр
    Мәгариф идарәсе белгечләре XI сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлеген сынау максатында аерым фәннәр буенча бердәм тест үткәрә. Математикадан тест үткән, нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Киләсе сынау - 22 октябрьдә рус теленнән.
    0
    0
    0
  • 21 октябрь 2011 - 04:46
    Хәбәр
    Яшүсмерләр арасында социаль-тискәре күренешләрне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау атналыгы кысаларында 7 мәктәптә юл хәрәкәте яшь инспекторларының шәһәркүләм бәйгесе үтте. Аны мәгариф идарәсе ЮХИДИ бүлеге белән берлектә оештырды. Командалар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик һәм практик белемнәрен сынадылар. I - 4нче мәктәп, II - 3нче мәктәп, III урынга 7нче мәктәп...
    0
    0
    0
  • 21 октябрь 2011 - 04:40
    Хәбәр
    Район Советы депутатларының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы буенча даими комиссиясенең чираттагы утырыш үтте. Аның эшендә район башлыгы Татьяна Воропаева, аның урынбасары Роберт Халитов катнашты. Торак пункт һәм объектларда янгын куркынычсызлыгын көчәйтүнең 2012-2014 елларга исәпләнгән программасын карап, аның буенча фикерләрне тыңлап һәм Дәүләт Думасына сайлауларда участок сайлау комиссияләре...
    0
    0
    0
  • 21 октябрь 2011 - 04:33
    Яңа проект
    Игелекле эшләр кылу вакыты җитте. Уңайлы, чиста, матур... Без Зәебезнең нәкъ менә шундый булуын телибез. 2012 елда Зәй шәһәренә 360 ел тула. Анда яшәүчеләр алдында аның нинди булуы, кунаклар хәтерендә ничек калуы - бездән тора. Әлеге уңайдан "360 игелекле эш!" дип аталган яңа проект старт ала. Шәһәр юбилеена зәйлеләрнең игелекле...
    1626
    0
    0
  • 21 октябрь 2011 - 04:20
    Комбайннар тәүлек буе кырда
    Районның төп культурасы - шикәр чөгендерен алу быел, башка еллар белән чагыштырганда, ярыйсы гына алдан башланса да, даими явып торган яңгырлар эшкә нык комачаулады. Нәтиҗәдә эш темплары кимеде. Район җитәкчелеге, "Агрокөч-Төркем" АҖ белгечләре белән бергәләп күрелгән чаралар нәтиҗәсендә агрофирмаларда эш тукталмады. Бу көннәрдә исә эш темплары арта төште. Соңгы мәгълүматлар...
    1646
    0
    0
Реклама
Реклама