Зәй офыклары

26 октябрь 2011 яңалыклары

  • 26 октябрь 2011 - 05:24
    Иҗади эшләү – көн таләбе
    Бер урында таптану ярамый, эзләнү, һаман алга бару, эшнең яңа формаларын куллану, төрле экспериментлар ясаудан да курыкмаска кирәк... Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр өчен алар яңалык булмаса да, авыл мәдәният йортлары, клубларда хезмәт куючы хезмәткәрләрнең чираттагы семинар-киңәшмәсендә моңа тагын бер кат басым ясалды. Бу юлы киңәшмәдә катнашучылар Иске Тәкмәк клубы һәм Аксар...
    684
    0
    0
  • 26 октябрь 2011 - 05:22
    Террорчылыкка каршы
    21 октябрьдә террорчылыкка каршы комиссия утырышы үтте. Анда 7-20 ноябрьдә узачак "Казан - Антитеррор-2011" оператив-тактик өйрәнүләре турында хәбәр ителде. Бу өйрәнүләрнең максаты - 2013 елда узачак Универсиада алдыннан мөһим объектларның сакланышын тәэмин итү, уяулык торышын тикшерү. Район-шәһәрнең зур юллар өстендә урнашуы, эре сәнәгать предприятиеләребез тактик уку-өйрәнүләрнең безгә дә җитди кагылу...
    539
    0
    0
  • 26 октябрь 2011 - 05:15
    Проблемалар хәл ителә бара
    Район җитәкчелеге халык белән эшләүнең төрле формаларын куллана. Бу юнәлештә бездә бай тәҗрибә тупланды. Шәһәрдә, авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең нәрсә борчыганын белү, хәл итәргә кирәкле проблемаларны алар авызыннан ишетү, эш планлаштыру, төрле программалар кабул итүгә җирлек булып тора. Ә тулаем алганда, ул властьның халыктан аерылмаганлыгын, аңа якын торуын күрсәтә. Узган атнада...
    584
    0
    0
  • 26 октябрь 2011 - 05:03
    Көрәшчеләр келәмдә
    Узган шимбәдә шәһәрнең «Зәй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә ирекле көрәш буенча яшүсмерләр арасында ачык республика турниры үтте. Ул шәһәрдәшебез, Россиянең спорт мастеры Константин Волков истәлегенә инде берничә ел рәттән уздырыла. Быелгы турнирда Зәй, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алексеевск, Мамадыш шәһәрләреннән 9 команда катнашты. Ярышларны тантаналы төстә шәһәр Советы рәисе...
    606
    0
    0
  • 26 октябрь 2011 - 05:01
    Спартакиада башланды
    Районда "Сәламәтлек" спартакиадасы старт алды. Аның кысаларында узган ялларда физкультура-сәламәтләндерү комплексында төрле спорт ярышлары үтте. Баскетбол буенча хатын-кызлар командаларыннан сәвәләйлеләр һәм югарышепкәлеләр көч сынашты. Ә футбол уеннарында шәһәр предприятиеләренең 8 ир-егетләр командасы ярышты. Спартакиада эстафетасын өстәл теннисы буенча уеннар дәвам итә.
    429
    0
    0
  • 26 октябрь 2011 - 04:55
    Шәхси хуҗалыкларда терлек саны арта
    24 октябрьдә узган аппарат киңәшмәсендә быелгы бюджет үтәлеше, авылда кече хуҗалык формаларын үстерү буенча федераль һәм республика программалары үтәлеше кебек мәсьәләләр каралды. 9 айда бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләре белән финанс-бюджет палатасы рәисе Венера Шакирҗанова таныштырды. Районның берләштерелгән бюджетын район һәм 23 җирле үзидарә бюджеты тәшкил итә. 9 айда бюджет керемнәре...
    636
    0
    0
Реклама
Реклама