Зәй офыклары

11 ноябрь 2011 яңалыклары

  • 11 ноябрь 2011 - 05:20
    Полициядә вакансияләр булачак
    Россиядә ел саен 10 ноябрьдә билгеләп үтелүче Милиция көне быел Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре көне дип үзгәртелде. Яңача аталучы һөнәри бәйрәмне район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең нинди эш нәтиҗәләре белән каршылавын белү ниятеннән, без бүлек башлыгы, полиция полковнигы Ринат Рәхмәтуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. Хөрмәтле сайт укучылары, безнең бу...
  • 11 ноябрь 2011 - 05:08
    Хоккей – көчлеләр уены
    Район башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә яшүсмерләр арасында хоккей буенча турнир үткәрү традициягә әйләнде. 5 ноябрьдә "Яшьлек" боз сараенда әлеге уңайдан Зәй, Актаныш, Чистай, Түбән Кама шәһәр-районнары яшь хоккейчылары катнашында ярыш узды. Ярышлар башланганчы бозны яшь фигуралы шуучылар биләп алды. Аларның күрсәтмә чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде, ә спортчыларга җиңүгә омтылыш...
  • 11 ноябрь 2011 - 05:01
    Кылган гамәлләр, догалар кабул булсын
    6-8 ноябрьдә бөтен кыйтга мөселманнары изге Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. 6 ноябрьдә аны район мәчетләрендә зурлап уздырдылар. Бәйрәм иртәсендә мәчетләрдән, шул исәптән "Нур" мәчетеннән, азан ишетелде. Мөселманнар мәчеткә агылды. Иртәнге намазга "Нур" мәчетенә шактый кеше җыелды, гыйбадәтханәдә яшьләрнең күп булуы куанычлы. Намаз башкарылып, мәчет имамы яр-дәмчесе Фатыйх хәзрәт Нуруллин Коръән...
  • 11 ноябрь 2011 - 04:51
    Соравың булса, җавап аласың
    Октябрь аенда хакимияттә «Сез сыйфатсыз товар сатып алдыгыз. Сыйфатсыз хезмәт күрсәткән өчен сәүдә учреждениесенә дәгъваны ничек белдерергә?» дигән темага «Кайнар линия» эшләде. Әлеге темага зәйлеләрдән кергән сораулар һәм аларга җавапларны сез безнең газетаның 11 ноябрьдән 2011 елның №97нче укый аласыз.
  • 11 ноябрь 2011 - 04:45
    Компетентлы белгеч
    12 ноябрьдә Россиянең Саклык банкы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 1841 елда хәйрия максатларында барлыкка килгән әлеге банк тиз арада илнең төп финанс системасы элементына әверелә. Аның активлары гомуми банк системасының чирек өлешен тәшкил итә. Бүген Россия территориясендә саклык банкының 20 меңләп бүлекчәсе эшли. Безнең районда да әлеге банк эшчәнлеге...
  • 11 ноябрь 2011 - 04:38
    Матурлык – мәңгелек
    Узган атнада Чаллының «Энергетик» Мәдәният сараенда якташларыбыз, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзалары Виктор Хрулев, Геннадий Уразайкин, Сергей Цыганов, Равил Әхәтов эшләреннән күргәзмә ачылды. Зәйлеләр тарафыннан читтә зур күләмле мондый күргәзмә оештырылу - беренче мәртәбә. Әлеге күргәзмә рәссамнарны тулысы белән ачу, аларны барлау, хезмәтләренә бәя бирү ул. Мәдәният сарае хезмәткәрләре, рәссамнар, җәмәгатьчелек...
  • 11 ноябрь 2011 - 04:37
    Хәбәр
    Бу атнада балалар бакчалары иҗат коллективлары арасында «Театраль вернисаж» дип аталган бәйге старт алды. Аның кысаларында һәр бакчада экология темасына театрлаштырылган тамашалар күрсәтелә. Ул балаларның экологиягә сакчыл карашын формалаштыру, тәрбиячеләрнең нәниләр белән иҗади эшләү буенча тәҗрибә уртаклашуын тәэмин итү максатында оештырыла.
  • 11 ноябрь 2011 - 04:36
    Хәбәр
    14 ноябрьдән Бөтенроссия фән олимпиадаларының муниципаль туры башлана. Иң беренче IX-XI сыйныф укучылары тарих һәм информатикадан белемнәрен сынаячак.
  • 11 ноябрь 2011 - 04:33
    Киләчәгебезне сайлыйбыз
    Мәгълүм булганча, 4 декабрьдә VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. Сайлауларда дәүләт теркәве үткән «Бердәм Россия», КПРФ, ЛДПР, «Патриоты России», «Яблоко», «Справедливая Россия» һәм «Правое дело» партияләре катнашу хокукы алды. 5 ноябрьдән сайлау алды агитациясе башланды. Сайлауларга ил күләмендә, шул исәптән безнең районда да, җитди әзерлек бара. Без район...
  • 11 ноябрь 2011 - 04:28
    Ныклы әзерлек белән
    10 ноябрьдә ГРЭСка 2011-2012 еллар көзге-кышкы чорына тулы әзерлеге турында паспорт бирелде. Аны тантаналы төстә «Генерацияләү компаниясе» ААҖ генераль директоры Илгизәр Гайфуллин тапшырды. Һәр елдагыча быел да табигатьнең кырыс шартларына әзерлекне раслаучы бу мөһим документны алу предприятиедә зур вакыйга буларак билгеләнде. Бу, беренчедән, объекттагы җиһазларның тиешле таләпләргә җавап бирүен дәлилләсә,...
Реклама
Реклама