Зәй офыклары

7 декабрь 2011 яңалыклары

  • 7 декабрь 2011 - 05:50
    Теләк булганда...
    Мәдәният идарәсе күчмә утырышларның мәдәният хезмәте күрсәтүдә, тормышта бер урында таптанмау, үз казаныңда гына кайнамау, ә эшнең яңа формаларын куллануга этәргеч көч икәнлекне яхшы аңлап эш итә. Күчмә семинарлар уздыру дәвам итә. Аның чираттагысы - Югары Лоҗы, Карман, Кәрәкәс авыл клублары эшчәнлеге белән танышу булды. Өч авылның да клубы иске....
    1693
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 05:46
    Көтеп алынган шатлык
    Бура-Киртә халкының, аеруча яшьләрнең, күптәнге хыялы тормышка ашты: 1 декабрьдә мәктәп бинасының бер өлешендә, үзгәртеп корудан соң, мәдәният йорты ачылды. Авыл клубы нык тузган иде. Бюджет чыгымнарын нәтиҗәле файдалану максатында, район җитәкчелеге клубны мәктәп бинасында ачу отышлы дигән карарга килде. Чөнки 200 укучыга исәпләп төзелгән мәктәпнең шактый өлеше тулысынча файдаланылмый...
    1557
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 05:44
    Очрашудан – зур тәэсирләр белән
    30 ноябрьдә Аналар көне уңаеннан Казанда "Әниемә чәчәк бәйләме" акциясе узды. Тантанада республиканың күп балалы һәм тәрбиягә бала алган гаиләләре, нефтьчеләр, машина төзүчеләр, укытучылар һәм табиблар династияләре катнашты. Акциягә Иске Зәй бистәсендә яшәүче җиде бала тәрбияләүче Лидия белән Николай Николаевлар чакырылды. Алар үзләренең өч балалары янына тагын дүрт ятимне сыендырды....
    1508
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 05:38
    “Терлекчелек – яраткан шөгылебез”, – диләр Мәрдиевлар
    Авылны хуҗалыктагы тавык та чүпләп бетермәслек мәшәкатьләрдән тәм табып, тырыш хезмәт куеп яшәүче кешеләр бизи. Соңгы елларда терлекчелек, кошчылык, игенчелек, яшелчә үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен күптөрле дәүләт программалары гамәлгә керү мондыйларга яраткан эшенә җиң сызганып тотынырга мөмкинлек бирде. Югары Шепкә авылына килеп төпләнгән Венера һәм Әнвәр Мәрдиевлар - нәкъ...
    1494
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 05:35
    Онытып борчу-мәшәкатьләрне
    Районда 2800 инвалид исәпләнә. Дәүләт инвалидларны социаль тернәкләндерү, аларга җәмгыятькә җайлашу мөмкинлекләре тудыру юлларын эзли. "Ачык мохит" махсус федераль программасы - бүгенге вазгыять. Аның нигезендә инвалидларга җиңел, уңайлы яшәү шартлары тудырылырга тиеш. Районда әлеге җәһәттән поликлиникага керү ишекләре, баскычлар уңайлы итеп ясала, инвалидларга транспорт кую өчен махсус урыннар әзерләнә. Мондый...
    1583
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 05:33
    Хәбәр
    «Нур» мәчетендә ремонт эшләре бара: күптән түгел икенче катның идәне җылытылган иде, хәзер беренче катның идәнен җылыту эшләре тәмамлануга бара. Икмәк кабул итү предприятиесе, "Инвестстройсервис" ҖЧШ җитәкчесе Линар Шагиев, эшмәкәрләр Айбулат Таҗиев, Дамир Таҗиев әлеге эшкә булышлык итә.
    2
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 05:31
    Хәбәр
    Хаҗ гамәле тәмамланды. Зәйдән изге сәфәргә барган 14 кеше исән-сау әйләнеп кайтты.
    1
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 05:30
    Хәбәр
    Әлмәттә республиканың көньяк-көнчыгыш районнары яшь музыкантлары арасында "Яшь вокалчы" төбәкара конкурсы узды. Конкурста музыка мәктәбеннән бер төркем укучы катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Аделина Әхмәдиева (I сыныф) - I, Диләрә Хәсәнова (I) - II, "2x2" вокаль ансамбле III дәрәҗә лауреат, Алисә Әлзинова дипломант булды.
    0
    0
    0
  • 7 декабрь 2011 - 05:23
    Сайладык!
    Узган якшәмбедә мөһим сәяси вакыйганы үткәрдек - Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайладык. Якынча мәгълүматлар буенча (төгәл мәгълүмат соңрак булачак), сайлауларда Россия буенча сайлау хокукына ия халыкның 60,2 проценты катнашты, шуның 49,54 проценты - «Бердәм Россия», 19,16 проценты - КПРФ, 13,22 проценты - «Справедливая Россия», 11,66 проценты ЛДПР партиясе өчен...
    991
    0
    0
Реклама
Реклама