Зәй офыклары

28 декабрь 2011 яңалыклары

  • 28 декабрь 2011 - 05:04
    Яшүсмергә игътибар җитмәсә...
    Ирекле халык дружинасы әгъзасы сыйфатында полиция хезмәткәрләре белән берлектә кичке шәһәр урамнары буйлап тәртип сагын күзәтү чираты безнең редакциягә дә җитте. Бу турыда тулырак мәгълүматны, хөрмәтле укучыларыбыз, сез безнең газета битләреннән укый аласыз (№ 110, 28 декабрь 2011 ел).
  • 28 декабрь 2011 - 05:00
    Казлары да казлары
    Татар халкы элек-электән хуҗалык эшләрен өмә белән башкарган. Йорт күтәргәндә, бәрәңге утыртканда, каз-үрдәк суйганда туган-тумача гына түгел, күрше-тирә, авылдашлар җыелып, эшне өмә итеп башкаралар. Бу үз чиратында эшне җиңеләйткән, туганлык җепләрен ныгыткан. Кайбер авылларда бу йола хәзер дә саклана. Күп итеп каз асраучылар каз өмәләре ясый. Бура-Киртә авылында яшәүче Алия...
  • 28 декабрь 2011 - 04:53
    Тынычланырга иртәрәк
    Татарстан Министрлар кабинетында видеоконференция режимында СПИДка каршы көрәш ведомствоара комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Аны комиссия рәисе сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов алып барды. Биредә сүз республикада ВИЧ-инфекциясе таралуга каршы чаралар, "Сәламәтлек" проекты кысаларында ВИЧ инфекциялеләрне, В һәм С гепатиты белән авыручыларны ачыклау һәм дәвалау турында барды. Татарстанда ВИЧ-инфекциялеләр 100 мең...
  • 28 декабрь 2011 - 04:46
    Җиңүчеләр билгеле
    Узган шимбәдә хакимияттә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында профилактик эшчәнлеккә үз өлешен керткән «яшь инспекторлар», массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, юл кагыйдәләрен төгәл белүче кече яшьтәге балаларны тантаналы төстә тәбрикләү үткәрелде. Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, мәгариф идарәсе башлыгы Рафаил Кәрамов, ЮХИДИның пропаганда бүлеге җаваплы хезмәткәре Әзһәр Галимов,...
  • 28 декабрь 2011 - 04:42
    Бюджет расланды
    23 декабрьдә муниципаль район шәһәр Советының унынчы утырышы булды. Көн тәртибендә дистәдән артык мәсьәлә каралды. Утырыш шәһәр Советы рәисе урынбасары Марсель Хуҗин рәислегендә үтте. Аның эшендә район башлыгы урынбасары Роберт Халитов катнашты. Шәһәрнең 2012, 2013 һәм 2014 елларга бюджет кабул итүне депутатлар төп мәсьәлә буларак карады. Бюджет проекты белән утырышта...
  • 28 декабрь 2011 - 04:32
    Каникуллар күңелле үтсен
    Мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәме уңаеннан бал-маскарадлар тәмамлануга кышкы каникуллар башлана. Быел алар 30 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Кышкы каникул чорында башлангыч сыйныфта укучы шәһәр балалары өчен мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. 1-7нче мәктәпләрдә, татар гимназиясендә җиде көн дәвамында 418 балага көндезге лагерь оештырылачак. Юллама бәясенең 15 процентын әти-әниләр түли,...
  • 28 декабрь 2011 - 04:32
    Яңа елны авырмыйча гына каршылыйбыз
    Санитар табиблар Чыршы бәйрәме оештыру урыннарында вирус йоктыручы, салкын тидереп авыручыларның булуына юл куймау максатында мәгариф, мәдәният учреждениеләренең җаваплы хезмәткәрләре белән сөйләшүләр үткәрде. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына йөрүчеләрнең сәламәтлеген даими күзәтеп тору кирәклегенә басым ясады.
  • 28 декабрь 2011 - 04:31
    Хәбәр
    Яшьләр эшләре идарәсе 20-30 декабрьдә "Безгә бәйрәм килә" дип исемләнгән акция үткәрде. Анда идарә активистлары Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә физик мөмкинлеге чикләнгән балаларның өйләренә барып, театрлаштырылган тамаша күрсәтте, Яңа ел бүләкләре өләште.
  • 28 декабрь 2011 - 04:28
    Хәбәр
    Шәһәр-районда хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә районда ирекле халык дружиналары эшчәнлеге торышы, хокук бозуларны кисәтү буенча 2009-2012 елларга исәпләнгән комплекслы программаның үтәлеше, балигъ булмаганнарга җәмәгать тәрбиячеләре беркетү эшенең нәтиҗәләре, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгәннәр, шулай ук иректән мәхрүм ителмичә хөкем ителгәннәр арасында профилактика...
  • 28 декабрь 2011 - 04:24
    Сак булу сорала
    Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсен район башлыгы урынбасары Роберт Халитов алып барды. Көн тәртибендә дүрт мәсьәлә каралды. 12-24 декабрьдә шәһәр-районда оператив хәл белән эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин таныштырды. Ул соңгы вакытта иске акча купюралары белән алдау юлына басучылар барлыкка килүен әйтте. Мошенниклар үзләрен банк хезмәткәрләре итеп таныштырып, гадәттә өлкән...
  • 28 декабрь 2011 - 04:18
    Үзәк чыршы утларын кабызды
    Һәр кеше күңеленә балачактан ук Яңа ел якынлашу көннәре ниндидер серлелек, киләчәккә яңа матур хыял, өметләр уяту чоры булып кереп каладыр, мөгаен. Быел да шәһәр урамнары төрле төстәге утлар белән бизәлә башлауга күңел алгысый, бәйрәм рухы белән яши башлады. Кем белән генә аралашсаң да, райондашларыбызның дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, Яңа...
Реклама
Реклама