Террорчылыкка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышында 2011 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе, комиссия рәисе Рөстәм Сәлахетдинов алып барды.
Башкарылган эшләр турында террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Евгений Залужьев сөйләде. Районда аеруча мөһим объектларны саклау максатында эшче төркем оештырылып, үзәк дәваханә, сөт заводы, "Авантех" пассажир автотранспорты...