Зәй офыклары

11 гыйнвар 2012 яңалыклары

  • 11 гыйнвар 2012 - 07:32
    Казанда...
    Казанда җиңел атлетика буенча ТР чемпионаты узды. Анда "Чаңгычы" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Артур Исмәгыйлов озынлыкка сикерүдә - II һәм III урыннар алды.
    859
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2012 - 07:31
    4нче мәктәптә...
    4нче мәктәптә "Барс-групп" оешмасы белгечләре физик культура һәм информатика укытучыларына махсус семинар үткәрде. Ул балаларның физик активлыгын билгеләү максатында автоматлаштырылган мониторинг системасы буенча оештырылды. Киләчәктә "Барс" электрон программасын районның 10 мәктәбенә кертү планлаштырыла.
    1932
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2012 - 07:30
    Түбән Камада...
    Түбән Камада II республика энергетика конкурсында кече фәннәр академиясе укучысы Айнур Галиев "Журналистика" номинациясендә җиңүче булды. Конкурска ул "Энергетика фэнтэзи жанрында" дигән эссесын тәкъдим иткән иде.
    2020
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2012 - 07:29
    Эшмәкәр, район Советы депутаты Айбулат Таҗиев...
    Эшмәкәр, район Советы депутаты Айбулат Таҗиев игелекле эшләре белән кешеләрне даими сөендереп тора. Ул Аксар авылы җирлегендә яшәүче инвалидларга быел да күчтәнәч - яңа ел бүләкләре таратты.
    1875
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2012 - 07:26
    Район мәгариф идарәсе...
    Район мәгариф идарәсе дәүләт алкоголь инспекциясенең ТР Зәй бүлеге белән берлектә кулланучылар хокукын яклау законнарына кагылышлы темага районның һәр мәктәбендә кече олимпиада үткәрде. Анда шәһәр һәм авыл мәктәпләренең IX сыйныфында укучы 471 бала катнашты. Быел биремнәр тест рәвешендә генә түгел, нинди дә булса катлаулы хәлдән закон нигезендә чыгу юлларын күрсәтүгә...
    1626
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2012 - 06:55
    Балаларга бәйрәм
    7 гыйнварда «Пирамида» кафесында аз тәэмин ителгән, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен «Раштуа чыршысы» бәйрәме узды. Аны социаль яклау һәм яшьләр идарәләре хезмәткәрләре чәй өстәле артында уен-бәйгеләр, күңел ачулар белән оештырды. Бәйрәмне оештыруга эшмәкәр Фәргать Хәйруллин спонсорлык итте.
    1837
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2012 - 06:53
    Милли мәдәният елы уңаеннан
    Милли мәдәният елы уңаеннан үзәк балалар китапханәсендә XVIII-XIX гасыр татар йорты күренеше, аның эчке бизәлеше буенча макет эшләнде. Аның янында татар киемнәре, милли ризыклар, орнаментлар турында китаплардан күргәзмә дә оештырылды.
    1596
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2012 - 06:50
    Күргәзмә эшли башлады
    Туган як тарихын өйрәнү музеенда Татарстан рәссамнар берлеге әгъзалары Геннадий Уразайкин, Сергей Цыганов, Виктор Хрулев картиналары, Равил Әхәтовның агач эшләреннән "Сәнгать осталары парады" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Ул май аена кадәр эшләячәк.
    1387
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2012 - 06:03
    Хезмәте бәяләнде
    Башкарган хезмәтеңнең кирәклеген тою, аңа яхшы бәя алу күңелдә канәгатьлек хисе уята. 18 ел гомерен хокук, тәртип саклау хезмәтенә багышлаган шәһәрдәшебез, полиция өлкән лейтенанты Алмаз Бикташевның һәр көне кешеләрнең тыныч яшәве, иминлегенә багышлана. Күптән түгел ул менә шушы тырыш, җаваплы эшенә югары бәя алды. 2011 елның декабрендә Россия Эчке эшләр...
    1757
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2012 - 05:59
    Алар – закон сагында
    1996 елдан 12 гыйнвар Россия Федерациясендә Прокуратура хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Бу датаның тарихы 1722 елга барып тоташа. Петр I нәкъ шушы көнне генераль прокурор посты булдырган. Чөнки әлеге хез-мәтнең законнар үтәлешен, хокук тәртибен саклауда зур дәүләттә мөһим урын тотуы кирәк булган. Бүген дә прокуратура хезмәткәрләре бу функцияне лаеклы...
    1877
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2012 - 05:56
    Яшьләр юлын таба
    Кадер авылында яшәүче Марсель белән Ләйсән Гыймаҗетдиновлар кәҗә асрау белән шөгыльләнәләр. Алар әти-әниләре белән бер йортта яшиләр, икесе дә Федот чаңгы базасына йөреп эшлиләр. Узган елларда үгезләр үстереп сатканнар, сарыкларны да күп асрыйлар. Ниятләре - йорт җиткерү. Аңа фундамент салганнар инде. Хәзер күпләп токымлы кәҗә асрап, сөт сатарга планлаштыралар. Кәҗә...
    1283
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2012 - 05:50
    Җырны юлдаш иткән Вера
    Чаллының Халыкара конкурслар лауреаты «Болгар» бию театры узган ел ахырында Зәйгә килеп, төрле милләт халкының дәртле биюләре, җырлары белән куандырып киткән иде. Әлеге коллективта якташыбыз Вера Васильева да эшли. Ул «Нардуган» вокаль-хореографик композициясендә керәшен җырларын зур осталык белән башкарды. Вера - Поповка авылы кызы. Аның әбисе Нина Маклакованы Зәй сәхнәләрендә...
    1395
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2012 - 05:43
    Чыршы янында – уку алдынгылары
    Кичә «Энергетик» Мәдәният сараенда уку алдынгылары, фән олимпиадалары призерлары, җәмәгать һәм спорт эшләрендә актив катнашучы укучылар өчен традицион чыршы бәйрәме үткәрелде. Тантанага шәһәр һәм район мәктәпләреннән 500ләп бала һәм аларның укытучылары чакырылды. - Сез туган төбәгегез данын якларга тиешле буын. Шуңа күрә бүген сезнең өчен иң мөһиме - тырышып уку....
    1704
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2012 - 05:33
    Татьяна ВОРОПАЕВА: “Халык белән эшләү максатчан эш булсын”
    Кичә узган аппарат киңәшмәсендә район башлыгы Татьяна Воропаева тагын бер мәртәбә шулай дип белдерде. - 2012 елга аяк бастык, узган ел социаль-икътисади үсешне тәэмин итү буенча шәһәр-районда күп эшләр башкарылуга карамастан, хәл итәсе кайбер проблемалар быелга да күчә, - диде ул. - 2012 елны муниципаль дәрәҗәдә Милли мәдәният елы дип...
    2009
    0
    0
  • 11 гыйнвар 2012 - 05:17
    Борынгыча, милли рухта
    Агымдагы ел районда Милли мәдәният елы буларак башланды. Имәнлебаш авылында декабрь ахырында узган «Каз өмәсе» бәйрәме, елга старт бирү чарасы буларак, зурлап, бөтен йоласына туры китереп уздырылды. Аңа авылның олысы-кечесе кушылып, бөтен Имәнлебаш кубып, авыл бәйрәме кебек узды ул. Имәнлебашта күп итеп мал-туар, кош-корт асрыйлар. Гүзәлия Вәлиева, Энҗе Әхмәтҗанова, Заримә...
    1058
    0
    0
Реклама
Реклама