Зәй офыклары

13 гыйнвар 2012 яңалыклары

  • 13 гыйнвар 2012 - 06:21
    Демографик хәл яхшыра
    Татарстан Министрлар Кабинетында узган чираттагы брифинг 2011 елда сәламәтлек саклау өлкәсендә башкарылган эшләргә йомгак ясауга багышланды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов балалар сәламәтлегенә аерата тукталды. Узган ел республикада туучылар саны үлүчеләрдән артып киткән. Бу соңгы 19 елда беренче мәртәбә тууның үлем күрсәткеченнән артып китүе, дип ассызыклады министр. Хәзер...
    1036
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 06:15
    Үзгәрешләр көченә керде
    Ел башыннан транспорт чараларына техник карау үткәрүгә кагылышлы Россия Федерациясе законына үзгәрешләр үз көченә керде. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылыкта кайбер үзгәрешләр бар. Алар турында тулырак мәгълүмат алу максатыннан без юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы Вадим Васильевка мөрәҗәгать иттек. - Вадим Демьянович, хәзер техник карау үткәрү...
    784
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 06:12
    Әлегә аз
    Санитар табиблар белдерүенчә, гыйнвар башында салкын тидереп авыручылар санының кимүе күзәтелә. Соңгы 10 көндә табибларга 20 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 16сы - балалар (узган ел бу вакытта авыручылар саны 53 булган).
    1260
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 06:11
    Автоклуб юлда
    Автоклуб хезмәткәрләре Куш-Елга сөтчелек комплексында сыер савучыларны Яңа ел белән котлап, концерт оештырдылар. Шундый ук бәйрәм очрашуы Федоровкада да булды. Автоклуб игътибарыннан инвалид балалар да читтә калмады: алар Чыбыклы, Якты Күл авылларында яшәүче балаларның йортларында булып, күңелләрен күтәрделәр.
    2482
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 06:11
    Зәйлеләр дә катнаша
    14 гыйнварда Казанда керәшен җырларын иң оста яшь башкаручыларның "Туым жондозы" республика фестиваленең гала-концерты уза. Анда Зәйдән "Мирас" вокаль-хореографик төркеме катнаша.
    572
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 06:08
    Олимпиадалар башланды
    12 гыйнвардан Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика туры башланды. Аны физика буенча муниципаль турда җиңү яулаган IX-XI сыйныф укучылары башлый. Безнең район данын 12-16 гыйнварда физика буенча Владимир Кондратенко (4нче мәктәп, IX сыйныф), Дмитрий Тихонов (4нче мәктәп, X сыйныф), Айнур Галиев (татар гимназиясе, XI сыйныф) яклаячак.
    848
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 06:07
    Атна: төп вакыйгалар
    Россия Федерациясе Президентын сайлауларга әзерлек кысаларында шәһәр һәм район территориаль сайлау комиссияләре утырышлары үткәрелде. Атна дәвамында район башлыгы белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, социаль тармак, техник инвентаризация бюросы хезмәткәрләре һәм аерым категория муниципаль хезмәткәрләр белән очрашты. Бүген муниципаль район Советының мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең...
    1113
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 05:58
    Кышлату уңышлы бара
    Терлекчелектә кышлату чоры. Терлекчеләр узган елны нинди күрсәткечләр белән тәмамлады, яңа елга нинди бурычлар билгели? Бу турыда авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Шәфыйк Хәмидуллин сөйли: - Узган ел һава шартлары уңай килде, районыбыз басу-кырларында мул уңыш үсте. Шуның нәтиҗәсе буларак, терлекчеләребез кышлатуга яхшы әзерлек белән керде. Кышлату чорына керү...
    1759
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 05:54
    Елга нәтиҗә ясап
    Ел башында узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясала, агымдагы елга бурычлар билгеләнә. Без кайбер авыл җирлекләре башлыкларына узган ел башкарылган эшләрдән сезнең өчен иң әһәмиятлесе кайсы дип саныйсыз, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Рамил Миннегулов, Бохарай авыл җирлеге башлыгы: - Узган елда бюджет чыгымнарын нәтиҗәле файдалануны күз алдында тотып эшләдек....
    1204
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2012 - 05:51
    Афәрин, Евгений!
    Районда чаңгы спорты популяр. Әлеге спорт төреннән зур уңышларга ирешкән спортчыларыбыз шактый. Шуларның берсе - Евгений Аделев. Берничә көн элек Евгений «Ялта-Зәй» чаңгы базасында узган Татарстан Республикасы чемпионатында 10 километр арага ирекле стильдә узышта чемпион булды. Аны ярышларга «Чаңгычы» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Сергей Колесов әзерләде. Евгений - политехник колледжның...
    1354
    0
    0
Реклама
Реклама