Зәй офыклары

18 гыйнвар 2012 яңалыклары

  • 18 гыйнвар 2012 - 11:28
    Игътибар, конкурс!
    Хөрмәтле зәйлеләр! "Зәй офыклары" газетасы редакциясе "Замандаш" татар радиосы белән берлектә Зәйнең 360 еллыгына багышланган "Зәем - бәхет җырым син!" дип аталган шигъри конкурс игълан итә. Каләм тибрәтүче зәйлеләрне, яшенә бәйсез рәвештә, конкурста катнашырга чакырабыз. Конкурс дәвамында яхшы дип табылган шигырьләр даими рәвештә газета битләрендә урын алачак һәм "Замандаш" татар...
    3773
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2012 - 09:39
    Матурлыкка гашыйк ул
    Аксар авылында яшәүче, мәгариф өлкәсендә 35 ел хезмәт куйган, олы хөрмәткә лаек Гөлнур Әхмәтҗанова бу көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Халык телендә кеше хезмәте белән матур, дигән әйтем бар. Ул һәр чор кешесе өчен заманча яңгыраш таба. Гомеренең күп өлешен балалар күңеленә белем орлыклары салуга, дөньяны таный, аны матур...
    855
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2012 - 09:32
    “Хезмәт ветераны” исеме кемнәргә бирелә?
    Хәбәр иткәнебезчә, "Ветераннар турында" Федераль Законны тормышка ашыру максатында узган ел Татарстан Республикасында "Хезмәт ветераны" исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында" яңа Закон кабул ителде. Ул 2011 елның 4 октябреннән үз көченә керде. Яңа закон нигезендә "Хезмәт ветераны" исеме хәзер СССР, РСФСР, Россия Федерациясе мактаулы исемнәре, медаль, орденнарына ия булучыларга,...
    868
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2012 - 09:06
    Программа дәвам итәчәк
    Район Советының мәгариф, мәдәният, спорт, сәламәтлек саклау һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибендә «Сабыйларга җылылык һәм уңайлыклар бүләк итик» муниципаль максатчан программа турында мәсьәлә тикшерелде. Шәһәрдәге балалар бакчаларының күпчелегенә - 40-45, яңа дигәннәренә дә инде 30 ел. Әлеге уңайдан 2010 елның башында район җитәкчелеге мәктәпкәчә...
    600
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2012 - 06:37
    Яшим дип яшәүчеләр
    Түбән Биш авыл җирлегенә Түбән Биш, Бишсубашы, Куш-Елга, Шыкмай авыллары керә. Җирлектә халык нигездә мал-туар, кош-корт асрап яши. Бүгенге көндә биредә барлыгы 252 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Авыл җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов үзе дә күпләп мал асрый, ташламалы кредитны да беренчеләрдән булып ул алды, эшсез калган гаиләләрне эшле итүнең...
    1065
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2012 - 06:24
    Нинди товар кулланганыңны бел
    "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Закон нигезендә товарларга гарантия срогы куела. 2011 елның 23 ноябреннән "Катлаулы техник товарлар исемлеген раслау турында" Россия Хөкүмәте карары гамәлгә керде. Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә хәзер электр двигательле җиңел самолетлар, вертолетлар, очу аппаратлары, җиңел автомобильләр, мотоцикл, спорт һәм башка транспорт чаралары керә. Шулай ук компьютер,...
    1615
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2012 - 06:21
    Якташыбыз Х. Г. Арсланов вафат
    12 гыйнварда якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан шәһәре аксакаллар шурасы тарафыннан нәшир ителүче «Матурым» газетасының баш мөхәррире Хәмзә Галиулла улы Арсланов вафат булды. Ул 1938 елның 9 гыйнварында Шыкмай авылында дөньяга килә. Түбән Биш мәктәбендә урта белем ала. 1962 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлагач, байтак...
    885
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2012 - 06:13
    Их, чаңгы юллары...
    Шәһәрдә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләгән кешеләр өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Һәм, иң мөһиме, артык күп чыгымнар да таләп ителми. Тимераякта шуам дисәң, "Яшьлек" Боз сараена рәхим ит. Шулай ук кайбер йорт ишегалларында урнашкан хоккей тартмачыкларында да мондый мөмкинлек бар. Физкультура-сәламәтләндерү комплексы бассейнында рәхәтләнеп йөзәргә була. Ә инде саф һавада...
    2157
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2012 - 06:11
    Минзәләгә концерт белән
    14 гыйнварда музыка мәктәбе укучылары һәм педагоглары Минзәлә коррекция мәктәбендә концерт куйдылар. Флейта, саксофон, виолончель, скрипка, баян, аккордеон, гармуннарда башкару осталыгын күрсәткән безнең яшь музыкантлар чыгышын минзәләлеләр яратып кабул итте.
    1278
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2012 - 06:11
    Район башлыгы грантлары булдырылды
    «Иң яхшы клуб хезмәткәре», "Иң яхшы иҗат коллективы җитәкчесе", "Иң яхшы китапханәче", "Иң яхшы музыка мәктәбе укытучысы" номинацияләре буенча район башлыгы грантлары булдырылды.
    1032
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2012 - 06:10
    Ветераннар өчен
    Югары Мәлем мәдәният йортында быел да ветераннар өчен искечә Яңа ел уңаеннан Чыршы бәйрәме узды. Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмгә килә алмаучы өлкәннәрне өйләренә барып котлады.
    1287
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2012 - 06:09
    Безнекеләр беренче унлыкта
    Физика буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының республика этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Анда 4нче мәктәпнең X сыйныф укучысы Дмитрий Тихонов җиңү яулады. Шушы ук мәктәпнең IX сыйныф укучысы Владимир Кондратенко һәм татар гимназиясеннән XI сыйныф укучысы Айнур Галиев беренче унлыкка керде.
    1239
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2012 - 06:06
    Тагын бер кибет
    Кадер авылында ике шәхси кибет эшли иде. Күптән түгел авыл үзәгендә, тузган бина яңартылып, тагын бер шәхси кибет ачылды. Анда төзелеш материаллары сату да уйланыла.
    631
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2012 - 06:00
    Өлкәннәр дә укый
    Өлкән яшьтәге гражданнарны компьютер белән эшләү нигезләренә, аларның үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга өйрәтү, шәһәр-районның иҗтимагый, икътисади тормышында активлыгын арттыру максатында "Өченче буын университеты" дип исемләнгән махсус укулар оештырыла. Бүген әлеге курсларда 25 пенсионер шәһәр мәктәпләре базасында уку-өйрәнүләр үтә. Алар компьютер белән эш итә, интернет челтәреннән файдалану серләренә теләп төшенә.
    1271
    0
    0
  • 18 гыйнвар 2012 - 05:58
    Эшчәнлек нәтиҗәле
    Кичә район эчке эшләр бүлегендә үткән киңәшмәдә 2011 елда тәртип сагы, оператив эшчәнлек буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды, агымдагы елда аеруча өстенлек бирелергә тиешле юнәлешләр каралды. Киңәшмә эшендә район башлыгы Татьяна Воропаева, республика Эчке эшләр министрлыгының участок инспекторлары һәм балигь булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы Федор Батков, шәһәр прокуроры вазифаларын...
    1229
    0
    0
Реклама
Реклама