Зәй офыклары

27 гыйнвар 2012 яңалыклары

  • 27 гыйнвар 2012 - 05:59
    Төгәлсезлекләр ачыклана
    Җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләренең еш кабатланып торуы юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында җитди чаралар күрү кирәклегенә ишарәли. 2011 елда республикада җәяүлеләр катнашында 1928 юл һәлакәте теркәлде. Аларда 231 кеше үлде, 1783 кеше яраланды. Җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарында ("зебра") кагыйдә бозу очракларының аеруча еш күзәтелүе борчуга сала. Узган ел...
  • 27 гыйнвар 2012 - 05:56
    Ата-баба һөнәре дәвам итә
    Бура-Киртә - кул эшләре осталарына бай авыл. Биредә көянтә, комган ясаучылар, башка һөнәр осталары бихисап. Мансур Гыйззәтуллин исә чана ясый. Бу шөгыль аңа нәселдән килә. Чана ясап сату гаилә бюджетын тулыландырырга ярдәм итә. Ул ясаган чаналар ишегалдында тулып ятмый, тиз арада кулланучысын таба. Заказларга кытлык юк, сорап кына торалар. Без...
  • 27 гыйнвар 2012 - 05:49
    Ватанпәрвәрләр әзерлик
    РОСТО-ДОСААФ оешмасы бу көннәрдә 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. 1927 елның 23 гыйнвары СССРда саклану, авиация һәм химик төзелеш оешмасы (ОСОАВИАХИМ) туган көн буларак тарихка кереп калды. Районда аны ел саен, оборона-масса айлыгы игълан итеп, традицион төстә билгеләп үтү гадәткә керде. Быел айлык юбилей уңаеннан "Космос" яшьләр үзәгендә тантаналы чара...
  • 27 гыйнвар 2012 - 05:42
    Спорт тормышыннан
    Баулыда яшь хоккейчыларның "Алтын алка" клубы призына ярышлар узды. Аларда Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Актаныш, Мөслим, Зәй командалары көч сынашты. Әлеге ярышта Зәй командасы III урынга лаек булды. * * * Урыссуда яшьләр арасында гер спорты буенча ТР беренчелегендә Зәй командасы уңышлы чыгыш ясады. Үз авырлыгында Айнур Гатин, Александр Кондрабаев,...
  • 27 гыйнвар 2012 - 05:38
    Котлы булсын Нардуган!
    Нардуган йолалары бүген кабат тергезелә, ата-бабаларыбызның рухи байлыгы, традицияләре әйләнеп кайта. "Алтынчәч" бакчасында балаларны төрле халыкларның милли бәйрәмнәре белән таныштыру, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбияләү эше даими алып барыла. Безнең бакчада үткән Нардуган бәйрәменә кунакка 4нче мәктәп укучылары да килде. Кичәнең башыннан ахырына кадәр җыр, уеннар тынып тормады....
  • 27 гыйнвар 2012 - 05:30
    Уяу булыйк!
    Мошенниклыкның һаман яңа төрләре барлыкка килә. Ялганчылар тозагына эләкмәс өчен һәркемнән уяулык сорала. Россия Федерациясе Президентын сайлау алдыннан экстремизм очракларына юл куймау да бик мөһим. Әлеге төр хокук бозулар турында полиция башлыгының оператив эш буенча урынбасары Рәмис Мөхәммәтдинов сөйли: - Яңа ел бәйрәмнәреннән соң хокук бозучылар саны артты. Республикада "сихри...
  • 27 гыйнвар 2012 - 05:22
    Тарифлар әлегә үзгәрешсез
    «Зәй бердәм хисап үзәге» ҖЧШ шәһәр-район торак фондына хисап-мәгълүмат хезмәте күрсәтү белән шөгыльләнә. Үзәкнең төп эше, иң беренче чиратта, күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләү һәм җыю, шулай ук халыкның бу тармакка караган мөрәҗәгатьләренә тиешле аңлатмалар бирүдән гыйбарәт. Бу җәһәттән халык арасында нинди эшләр алып барыла, бүгенге көндә кешеләрне нинди...
  • 27 гыйнвар 2012 - 05:12
    Торак мәсьәләсен хәл итүнең бер юлы
    Республикада «Социаль ипотека» программасы дәвам итә. Әлеге программага зур шәһәрләр генә түгел, район үзәкләре, хәтта авыллар да кушылды. Программа 6 ел инде, керем дәрәҗәсе түбән булу сәбәпле, торак сатып ала алмаган гаиләләргә кичектереп түләү шарты белән торак шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә. 2012 ел ахырына Татарстанда төзелештә өлешләп катнашкан 2847 кеше...
  • 27 гыйнвар 2012 - 05:09
    Зәйлеләргә – юридик ярдәм
    «Россиядә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне» проектын тормышка ашыру кысаларында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (үзәк китапханә, 2нче кат, 10нчы кабинет) 30 гыйнварда түләүсез юридик ярдәм көне үткәрелә. Иртәнге сәгать 8дән көндезге сәгать 1нче яртыга кадәр - нотариус, төштән соң кичке сәгать 5кә кадәр адвокат...
  • 27 гыйнвар 2012 - 05:03
    Авыручылар арта
    Санитар табиблар белдерүенчә, районда бу атнада вируслы инфекция (ОРВИ) йоктыручылар саны 133 кешегә җиткән. Бу, алдагы атна белән чагыштырганда, 4кә артыграк. Грипп диагнозы куелучылар юк. Авыручыларның 56сы - балалар.
  • 27 гыйнвар 2012 - 04:53
    Мәктәпләргә – җиһаз
    «Электрон белем бирү» республика программасын тормышка ашыру кысаларында район һәм шәһәр мәктәпләрен электрон җиһазлар белән тәэмин итү бара. Декабрь аенда - дәресләрне нәтиҗәле үткәрү өчен проекторлар, хәзер 25 комплект интерактив такта кайтарылды.
  • 27 гыйнвар 2012 - 04:37
    Мәктәп – әти-әниләр күзлегеннән
    Соңгы елларда ил, республика хөкүмәте, район җитәкчелеге тарафыннан белем һәм тәрбия бирү өлкәсенә аеруча зур игътибар бирелә. Бу өлкәдә зур үзгәрешләр бара. Чөнки безнең киләчәктә яшәү рәвешебез, икътисадыбыз яшь буынны ни дәрәҗәдә белемле, тәрбияле итеп үстерүдән тора. Монда беренче чиратта мәктәпнең роле зур. Шәһәр-районда мәгариф торышына карата зәйлеләр фикерен белү...
Реклама
Реклама