Зәй офыклары

1 февраль 2012 яңалыклары

  • 1 февраль 2012 - 06:53
    Наркотикка үрелгәнче – уйла!
    Татарстан территориясенә соңгы вакытта моңарчы бездә билгеле булмаган наркотик матдәләр үтеп керде. Соңгысы почта аша Венгриядән Казанга җибәрелгән посылкада табыла. Наркодиллерлар үзләренә файда эзләп, яшьләрне агулауның нинди генә юлларын тапмый. Шуңа күрә кемнеңдер мәкерле тозагына эләкмәс өчен сак булырга кирәк. Узган ел районда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре кузгаткан наркотиклар белән...
  • 1 февраль 2012 - 06:46
    Күп балалы гаиләләргә җир бирү
    Россия Президенты 3 һәм аннан күбрәк балигъ булмаган һәм тәрбиягә алган баласы булган гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү турында законга кул куйганнан соң, республикада «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» Закон кабул ителде. Әлеге закон 2011 елның 26 декабреннән үз көченә керде. Районда яшәүче күп балалы гаиләләрне кызыксындырган бу...
  • 1 февраль 2012 - 06:36
    Эшләү, яшәү өчен мөмкинлекләр бар
    Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Шундый җыен-очрашуларның чираттагысы Бигеш авылында узды. Анда район башлыгы Татьяна Воропаева, район Советы һәм башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре катнашты. Бигеш - районда иң күп торак пунктлы җирлекләрнең берсе. Биредә халыкның социаль-көнкүрешен, тормышын яхшырту буенча максатчан эш алып барыла. "Зәй"...
  • 1 февраль 2012 - 06:12
    Рухи мирасыбыз сагында
    Милли мәдәният елы кысаларында 26 гыйнварда татар гимназиясендә Татар мәдәнияте көне узды. Гимназия 20 ел укыту-тәрбия эшчәнлеген халык педагогикасына нигезләнеп алып бара. Биредә укучылар халык иҗаты, йола-бәйрәмнәре аша милли рухта тәрбияләнә. Укучылар хәзер үзләре дә халык иҗаты, йола-бәйрәмнәрен барлый, аларны җанландыра. Әлеге җәһәттән уку йортында ике ел инде "Мирас" иҗади-эзләнү...
  • 1 февраль 2012 - 06:06
    Бүләк ясадылар
    Районда игълан ителгән "360 игелекле эш" акциясе кысаларында "Нуга-Бест" күргәзмә залын оештыручы эшмәкәрләр Рәзинә белән Дамир Гыйбадуллиннар шәһәрнең Тукай урамындагы социаль-тернәкләндерү бүлегенә массаж караваты бүләк итте. Ул биредә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкән яшьтәге, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен бик кирәк.
  • 1 февраль 2012 - 06:04
    Сайлаучылар белән очрашты
    Кичә хакимиятнең зур залында Россия Федерациясе Дәүләт Советы депутаты Радик Ильясов шәһәр-район активы белән очрашты. Узган елның 4 декабрендә РФ Дәүләт Советына Татарстаннан «Бердәм Россия» исемлеге аша депутат булып сайланганчыга кадәр ул «Түбән Кама Шин» АҖ генераль директоры вазифасын башкарды. Очрашуда Радик Сабитович РФ Дәүләт Советы эшчәнлеге, илдәге бүгенге сәяси...
  • 1 февраль 2012 - 05:51
    Хокук бозулар кимү – максатчан эш нәтиҗәсе
    Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә төп дүрт мәсьәлә каралды. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин бүлекнең 2011 ел эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Ул узган ел районда криминоген хәлнең тотрыклы булуын һәм аның хокук саклау органнары тарафыннан даими контрольдә тотылуын билгеләп үтте. Ел дәвамында җинаять...
Реклама
Реклама