Зәй офыклары

8 февраль 2012 яңалыклары

  • 8 февраль 2012 - 07:06
    Уяу булыгыз!
    Соңгы вакытта гражданнар тарафыннан шикле әйберләр (аларның шартлаткыч җайланма булуы мөмкин) табылу очраклары еш булып тора. Мондый предметлар транспортта, баскыч мәйданчыкларында, фатир ишеге төбендә, учреждениеләр һәм җәмәгать урыннарында табыла. Моңа юлыкканда үзеңне ничек тотарга? Нәрсә эшләргә? Әгәр табылган әйбер бу урында ятарга тиеш түгел дип уйласагыз, әлеге фактны игътибарсыз калдырмагыз....
    1475
    0
    0
  • 8 февраль 2012 - 07:03
    Мөрәҗәгатьләр үтәлә
    Дәгъва (претензия) хезмәтенә 20-27 гыйнварда торак-коммуналь хезмәтләр сыйфаты буенча 391 гариза керде. Аларның күбесе - йорт эчендәге сантехник челтәргә (152), җылыту системасына ремонт (68), су исәпләү җиһазы урнаштыру (32), гомумкуллану урыннарының яктыртылмавы (24), кайнар суның тиешле таләпләргә җавап бирмәве (22), ишегаллары һәм урамнарның яктыртылмавы (15) һ.б.лар буенча канәгатьсезлек белдергән мөрәҗәгатьләр....
    1084
    0
    0
  • 8 февраль 2012 - 06:59
    Үзгәрешләр бар
    4 мартта Россия Федерациясе Президентын сайлыйбыз. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирү өчен республика дәүләт телләрендә сайлау бюллетененең текстын раслады. Сайлау бюллетененә 5 кандидат алфавит тәртибендә куела. Мәгълүм булганча, аларның 4се - сәяси партияләрдән, 1се - үз-үзен тәкъдим итүче. Сайлауларга кагылышлы үзгәрешләр бармы, районда аңа әзерлек барышы ничек? Бу...
    2640
    0
    0
  • 8 февраль 2012 - 06:47
    Көзге җилләр тәрәз чиртә...
    Мөнир Талипов - районыбызда танылган газета хәбәрчесе, җирле шагыйрь. Ул Куш-Елга авылында гомер кичерә. Мөнир абый зәйлеләрне авылның тормыш-көнкүреше, аның тырыш хезмәтчәннәре, матур гаиләләре, хозурланырдай табигате турында мәкаләләре, шигырьләре белән сөендерә. Биш бала атасының балалар турында шигырьләре дә бик күп. Балалар өчен язу - сирәк затларга бирелә торган талант. Мөнир...
    905
    0
    0
  • 8 февраль 2012 - 06:45
    Китапханәчеләр киңәште
    Балалар китапханәсендә шәһәр-район мәктәп китапханәчеләре өчен агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча семинар узды. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры урынбасары Рита Әхмәтова, методист Ольга Руди эшчәнлектәге дүрт юнәлеш - Россия тарихы, тарихи-мәдәният, районда Милли мәдәният елы, Зәйнең 360 еллыгы буенча мәгълүмат, киңәшләр бирделәр. Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре әлеге юнәлешләр буенча...
    1630
    0
    0
  • 8 февраль 2012 - 06:33
    Фестиваль старт ала
    Милли мәдәният елы һәм Зәйгә 360 ел тулу уңаеннан предприятие, оешма, учреждениеләр, авыл җирлекләре арасында "Кулга-кул тотынышып" дип аталган иҗат фестивале старт алды. Фестивальнең максаты - милли мәдәниятләрне үзара баету, рухи, мәдәни потенциалны үстерү, районда яшәүче милләтләр арасында толерантлык, хөрмәт, туган якка, шәһәргә мәхәббәт, аның тарихы белән горурлану хисләре тәрбияләү....
    698
    0
    0
  • 8 февраль 2012 - 04:49
    Милли уеннар яңара
    Мәгълүм булганча, һәр айның соңгы якшәмбесендә мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә «Ял көне» клублары эшли. Быел алар Мәдәният елы кысаларында уздырыла. Агымдагы елның беренче чарасы һәр урында бик җанлы, төрле милли уеннар белән оештырылды. Шәһәрнең коррекция мәктәбендә аны рус халык традицияләренә нигезләнеп, "Зимушка-зима" бәйрәме белән билгеләп үттеләр. Әлеге милли бәйрәм элек,...
    1245
    0
    0
  • 8 февраль 2012 - 04:42
    Аңлашабыз дуслык телендә
    Районда Милли мәдәният елы уңаеннан «Кулга-кул тотынышып» дип исемләнгән иҗат фестивале старт алды. Аның кысаларында күптән түгел Түбән Биштә «Җирлегем хәзинәсе» дип исемләнгән тамаша-кичә узды. Ул авыл бәйрәме буларак оештырылды. Анда район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашты. Түбән Биш авылының үткәне тирәндә. Аңа XVIII гасыр башларында Каманың уң як...
    820
    0
    0
  • 8 февраль 2012 - 04:36
    Чаңгы спортына – яңа мөмкинлекләр
    Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә 2011 елга нәтиҗә ясау, уңышларга ирешкән спортчыларны хөрмәтләү тантанасы булды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, энергетика министры Илшат Фәрдиев, район башлыгы Татьяна Воропаева, спортчылар, спорт ветераннары катнашты. Спортчылар өчен ел уңышлы булды. Районда спортның чаңгы, көрәш, җиңел атлетика төрләре үсеш алып килә. Билбау көрәшеннән Екатерина Бусова - Дөнья беренчелеге,...
    1326
    0
    0
  • 8 февраль 2012 - 04:28
    Төп бурыч – сыйфатлы хезмәт күрсәтү
    Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсендә төп дүрт мәсьәлә каралды. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин 23 гыйнвардан 3 февральгә кадәр шәһәр-районда оператив хәлне анализлап, аның чагыштырмача тотрыклы булуын билгеләп үтте. Ринат Кәлимуллович тотрыклылыкның сәбәбен көннәрнең салкын торуы белән аңлатты. "Зәй район үзәк дәваханәсе" дәүләт...
    2520
    0
    0
Реклама
Реклама