Мин 28 ел тәрбияче булып эшлим. Шушы дәвер эчендә нинди генә балалар белән очрашмадым. Алардагы кайбер сыйфатлар уйланырга мәҗбүр итә, чөнки бүген без тәрбияли торган балалар - илнең киләчәге, безнең дәвамыбыз. Аларның нинди булып үсүе әти-әни, тәрбияче, укытучыдан тора.
Эш барышында туган сорауларга мәгърифәтче, язучы, журналист, тарихчы, педагог Ризаэддин Фәхретдин...