Зәй офыклары

10 февраль 2012 яңалыклары

  • 10 февраль 2012 - 05:30
    “Тәрбияле бала” – өстәл китабыбыз
    Мин 28 ел тәрбияче булып эшлим. Шушы дәвер эчендә нинди генә балалар белән очрашмадым. Алардагы кайбер сыйфатлар уйланырга мәҗбүр итә, чөнки бүген без тәрбияли торган балалар - илнең киләчәге, безнең дәвамыбыз. Аларның нинди булып үсүе әти-әни, тәрбияче, укытучыдан тора. Эш барышында туган сорауларга мәгърифәтче, язучы, журналист, тарихчы, педагог Ризаэддин Фәхретдин...
  • 10 февраль 2012 - 05:20
    Салымнарда үзгәрешләр
    Россия Федерациясе Салым кодексының кайбер маддәләренә үзгәрешләр кертелде. Бу хакта без Татарстан буенча федераль салым хезмәтенең 11нче районара инспекциясе инспекторы Людмила Зуйкова белән сөйләштек. - Людмила Валерьевна, салым түләүчеләр көтеп алган иң мөһим яңалыклар нидән гыйбарәт? - Быелдан физик затларның 2009 елның 1 гыйнварына кадәр салым, пени, штрафлар буенча җыелган...
  • 10 февраль 2012 - 05:12
    Һәр авылда үзгә, кабатланмас...
    Районда «Кулга-кул тотынышып» дип аталган халык иҗаты фестивале кысаларында авыл бәйрәмнәре дәвам итә. Аксар мәдәният йортында узган шундый чара җан бәйрәме кебек узды. "Буыннар кайтавазы" программасын карарга авылның олысы-кечесе җыелды. Бәйрәмгә якташыбыз, Чаллы мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин да кайтты. Ул авылдашларына диннең тәрбия өлкәсендә зур роль уйнавы турында сөйләде. Авылның...
  • 10 февраль 2012 - 05:07
    Клубларда җанлылык
    Шәһәр-район мәдәният учреждениеләрендә иҗат сезоны бара. Мәдәният йортлары, клублар шул җирлектә яшәүчеләрнең йола, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәрен торгызу юнәлешендә эшли. Әлеге җәһәттән клуб мөдирләре өчен аерым күчмә утырышлар оештырыла. Шундый күчмә утырыш Бура-Киртә, Әхмәт, Югары Пәнәче клубларында узды. Анда сүз йола-гадәтләрне сәхнәләштерү турында барды. Мәдәният хезмәткәрләреннән әлеге җәһәттән аралашу, үзара тәҗрибә уртаклашу...
  • 10 февраль 2012 - 05:01
    Хезмәт кешесенә – игътибар
    Авыл җирлекләрендә узган халык җыеннарында агрофирма бүлекчәләре җитәкчеләре узган ел авыл хуҗалыгында башкарылган эшләр турында хисап тота, ташламалы хезмәтләр буенча мәгълүмат, халык сорауларына җавап бирелә. Поповка авыл җирлегендә узган шундый очрашуда "Нива" ҖЧШ директоры, әлеге округтан авыл Советы депутаты Шәмсулла Касыймуллин узган елгы эшчәнлек һәм алда торган бурычлар турында сөйләде,...
  • 10 февраль 2012 - 04:58
    Мөһим мәсьәләләр каралды
    Район Советының социаль яклау, балалар һәм яшьләр эшләре буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибендә муниципаль районда «Ачык мохит» дәүләт программасын тормышка ашыру, шәһәр-районда асоциаль гаиләләр белән эшләү, башкарма комитет опека һәм попечительлек бүлегенең дәүләт яклавына мохтаҗ балаларны ачыклау, аларның хокуклары һәм законлы ихтыяҗлары бозылу сәбәпләрен бетерү буенча башка...
  • 10 февраль 2012 - 04:46
    “Зебрага ау” акциясе бара
    Җәяүлеләр катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү максатында игълан ителгән «Зебрага ау» Бөтенроссия акциясе кысаларында Зәйдә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе, юл билгеләрен урнаштыру белән шөгыльләнүче «Инвестстройсервис» җәмгыяте, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге, «Яшь гвардиячеләр» иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашында рейд үткәрелде. Шәһәрдә җәяүлеләргә юл аркылы чыгу өчен махсус билгеләнгән 59 урын бар....
  • 10 февраль 2012 - 04:38
    Илья ДАВЫДОВ: “Мефро уилз” компаниясе яңа мөмкинлекләр бирә
    Узган елның апрелендә «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте белән «Мефро уилз» немец компаниясе арасында «КАМАЗавтотехника»ны чит ил компаниясе тарафыннан сатып алу турында килешүгә кул куелды. Бу Россия автосәнәгате тарихында беренче шундый зур вакыйга булды. Дисклар эшләп чыгару белән шөгыльләнүче «Мефро уилз» компаниясе Зәйдәге заводны тулысынча үз канаты астына алды. Шулай итеп,...
  • 10 февраль 2012 - 04:33
    Депутатлар контролендә
    Шәһәр Советы депутатлары Әнәс Гыйззәтуллин, Валерий Шалафаев, Марсель Хуҗин ясаган рейд нәтиҗәләре буенча, район-шәһәрдәге барлык хоккей тартмаларында уйнау һәм чаңгы трассаларында чаңгыда йөрү өчен мөмкинлекләр бар. Агымдагы елда хоккей тартмачыкларында, итекләр киеп, туплы хоккей буенча ярышлар үткәрүгә өстенлек бирелә. Шундый беренче уен "Энергия" стадионында - 6нчы, Иске Зәй бистәсе хоккей...
  • 10 февраль 2012 - 04:28
    Татарстан командасы – икенче
    «Ялта-Зәй» чаңгы базасы ел әйләнә ярышлар уздыру, спортчыларны ярышка әзерләү, ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту урынына әйләнде. Биредә республика һәм Россиякүләм чаңгы ярышлары уза. 2-5 февральдә яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелеге үтте. Анда 14 республика һәм өлкәдән 200гә якын яшь чаңгычы катнашты. Көннәрнең салкын торуы да ярышларга комачауламады....
  • 10 февраль 2012 - 04:27
    Фестивальдән – җиңү белән
    «Сандугач сайрар илем» XV төбәкара балалар иҗат фестивалендә музыка мәктәбе укучылары Валерия Прохорова, Алисә Әлзинова, Эмилия Рамазанова катнашып, "Вокал-соло" номинациясендә - лауреат, ә Аделина Әхмәдиева дипломант булды.
  • 10 февраль 2012 - 04:17
    Күргәзмә эшли
    Үзәк китапханәнең балалар бүлегендә Россия тарихы елы уңаеннан "Россия - минем Ватаным" дип исемләнгән күргәзмә эшли. Анда тарихның төрле чорларын чагылдырган китап-басмалар урын алган.
  • 10 февраль 2012 - 04:13
    Җиңүчеләр арта
    Хокук белеме һәм экология буенча республика фән олимпиадалары нәтиҗәләре билгеле булды: хокук белеменнән Ринат Ибраһимов (2нче мәктәп, X сыйныф), Артем Кузнецов (татар гимназиясе, IX), экологиядән Алексей Стюхин (4, X), Арина Федорова (4, XI) призлы урыннар алды.
  • 10 февраль 2012 - 04:08
    Бурычлар билгеләделәр
    Кичә Казанда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика фермерларының XII съезды узды. Анда сүз Татарстанның фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының 2010-2011 еллардагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау һәм киләчәккә бурычлар билгеләү турында барды. Съездда районнан бер төркем фермер катнашты.
Реклама