Зәй офыклары

17 февраль 2012 яңалыклары

  • 17 февраль 2012 - 06:35
    Эштә яну, ялкынлану кирәк
    Мәдәният хезмәткәрләре өчен иҗади эшләү, сыйфат һәм нәтиҗәлелеккә ирешү - төп таләп. Район халкына мәдәни хезмәт күрсәтүне тагын да яхшыртуда, проект-программаларны гамәлгә ашыруда нинди эш алымнары кулланырга? Музыка мәктәбендә узган мәдәният хезмәткәрләре кече коллегиясендә сүз шул хакта барды. Анда район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашты. Мәдәният хезмәткәрләренең төп бурычы...
    722
    0
    0
  • 17 февраль 2012 - 06:22
    Хезмәт кешесенә дан җырлап
    Чираттагы авыл бәйрәме табигатьнең иң матур җиренә урнашкан - бакча башларыннан таулы урман башланган Бохарай авылында узды. Авыл тарихы XVIII гасырга барып тоташа. Якынча 1750 елларда Себер губернасыннан күченүчеләр бирегә килеп төпләнә. Авылга нигез салучы Бохаров сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән. Биредә төпләнүчеләр игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, авылда тегермән, май язу җайланмасы...
    875
    0
    0
  • 17 февраль 2012 - 06:18
    Быел да чаңгыга бастык
    «Россия чаңгы юллары» Россиякүләм ярышында рәсми исемлектә Казан гына булуга карамастан, үткән шимбәдә республика шәһәрләре, шул исәптән Зәйдән, олысы-кечесе ипподромда узган спорт бәйрәмендә катнашты. Сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән мондый массакүләм спорт ярышларын зәйлеләр хуплап каршы ала. Көннең үтә салкын булуы да чаңгы спортына мөкиббәннәргә киртә була алмады. Районда чаңгы спорты...
    1261
    0
    0
  • 17 февраль 2012 - 06:07
    Рәйхат Гарипов: “Энергия саклау – өстенлекле юнәлеш”
    Әлеге рубрика астында бүген сүзне «Теплосервис» ҖЧШ директоры Рәйхат Гарипов ала. "Аква-Зәй" һәм "Теплосервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтләренең эшчәнлеге халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт. "Аква-Зәй" - район авылларын су, "Теплосервис" исә социаль объектлар - мәктәп, мәдәният йортларын җылылык белән тәэмин итә. Бу көннәрдә әлеге ике оешма берләшү алдында тора. Икесе дә...
    1407
    0
    0
  • 17 февраль 2012 - 06:02
    Сиксән ике кеше гариза биргән
    ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифингта сүз күп балалы гаиләләргә Татарстанда бушлай җир кишәрлеге бирү буенча РФ Президенты күрсәтмәсен үтәү турында барды. Аның буенча тулы мәгълүматны ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Айрат Нуретдинов бирде. Татарстанда бүгенге көнгә җир сорап, 6830 гаилә мөрәҗәгать иткән. Аларның күпчелеге - Казанда....
    741
    0
    0
  • 17 февраль 2012 - 05:56
    Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итик
    «2012 елда муниципаль районда торак пунктларда, оешмаларда янгын куркынычсызлыгын ныгыту чаралары турында» башкарма комитет җитәкчесе карары чыкты. Әлеге карар нигезендә, милек формасына бәйсез рәвештә, җитәкчеләргә, авыл җирлекләре башлыкларына әлеге юнәлештә максатчан программа төзү, ирекле янгынчылар берләшмәләре базасын матди-техник яктан ныгыту, урыннарда кисәтү эше алып бару, янгын чыккан очракта, сүндерү буенча...
    1036
    0
    0
  • 17 февраль 2012 - 05:43
    Игътибар, конкурс!
    "Зәй офыклары" газетасы редакциясе "Замандаш" татар радиосы белән берлектә Зәйнең 360 еллыгына багышланган "Зәем - бәхет җырым син!" дип аталган шигъри конкурс игълан иткән иде. Ташлап китмим Әтисез үссәм дә, Зәем, Мине ятим итмәдең. Бәхетләр явар дип көттем - Сине ташлап китмәдем. Сагышларны оныттырды Ап-ак карлы кышларың. Авыр уйны еракларга...
    1
    0
    0
  • 17 февраль 2012 - 05:40
    Мөфти Илдус Фәиз – Зәйдә
    14 февральдә «Нур» мәчетендә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, ТР Президенты аппаратының дини эшләр буенча җитәкчесе Марат Гатин район авыл җирлекләре башлыклары һәм имамнар белән очрашты. Очрашуда район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты. Илдус хәзрәт Фәизнең Зәйгә эшлекле визит белән килүе Мәүлид ае белән бәйле. Мәүлид -...
    1179
    0
    0
  • 17 февраль 2012 - 05:37
    Сармашбашлылар булдыра
    Сармашбаш мәктәбе укучылары Казанда узган X «Раштуа укулары»нда катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Анда физика буенча IX сыйныф укучысы Таңсылу Сафина (җитәкчесе Рәзилә Камалиева), физкультура буенча Резеда Шәйгәрданова, Алия Нуретдинова (Тәнзилә Садыйкова) сертификатка ия булдылар. Мәктәп директоры Рәзилә Камалиева ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    886
    0
    0
  • 17 февраль 2012 - 05:32
    Өлкәннәр ярыша
    Өлкәннәр арасында да төрле спорт ярышлары уздырыла башлады. Бу көннәрдә волейбол буенча районның спорт ветераннары һәм ГРЭС өлкәннәр командасы көчләрен сынады. Ярышта спорт ветераннарына тиңнәр булмады.
    745
    0
    0
  • 17 февраль 2012 - 05:29
    Гүлкиндә бәйрәм
    Муниципаль районда Милли мәдәният елы уңаеннан халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Гүлкин авылында "Йолаларны хөрмәт итәбез" дип аталаган чара оештырдылар. Бәйрәмдә чуваш халкының йола, гореф-гадәтләре турында сөйләнде, әйтемнәр, табышмаклар искә алынды. Авыл үзешчәннәре чуваш, рус, татар җырларын башкардылар. Чара чәй табыны артында тәмамланды.
    747
    0
    0
  • 17 февраль 2012 - 04:32
    Сез безнең күңелләрдә
    Әфганстан җирендә, башка кайнар нокталарда башларын салган, ут эченнән исән чыгып, туган җиренә кайткан батыр егетләребез шактый. Һәлак булганнарның исемнәре мемориаль такталарда, үзләре укыган мәктәп стендларында урын алды. Иң мөһиме, алар әти-әниләренең, якыннарының йөрәк түрендә. Яшь буынны патриотик рухта, нәкъ менә шушы батыр егетләр үрнәгендә тәрбияләү дә эзсез югалмый. Традицион...
    653
    0
    0
Реклама