Зәй офыклары

22 февраль 2012 яңалыклары

  • 22 февраль 2012 - 06:17
    Шинелен салса да
    Подполковник Мияссәр Гайнуллинның чирек гасыр гомере хәрби хезмәттә үтә. Мияссәр Мәхмүтович - шәһәрдә нефть һәм коммуналь тармакларда эшләп абруй казанган кеше. Ул "Үзәк" иҗтимагый-территориаль үзәге рәисе дә. Җитәкченең хәрби булуы аның эш-гамәлләрендә, үзен физик яктан тотышында, кыяфәтендә ачык чагыла. Сүзендә торучан, ышанычлы, җитди ул. Төз-озын гәүдә, үзе ыспай, пөхтә. Коеп...
    954
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 06:12
    Актив булу кирәк
    - Яшь кешенең актив булып, һәр яңа, кызыклы башлангычның уртасында кайнавы, киң җәмәгатьчелек проблемаларына битараф булмыйча, аларны чишүгә үз өлешен кертергә әзер булуы мөһим. Моның өчен яшьләр эшләре идарәсенә иң-иң актив, инициативалыларны бергә туплап, аларны төрле юнәлештә үз тарафдарларын табарга өндәү кирәк. Кайнап, ялкынланып торган яшь кеше үз артыннан пассивракларны...
    655
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 06:05
    Социаль хезмәтләр халыкка якыная
    Социаль тармак эшчәнлеге тормышта катлаулы хәлдә калган төрле категория кешеләргә ярдәм итүдән гыйбарәт. Сабырлык, тынгысызлык сораучы әлеге хезмәт ияләре, аз хезмәт хакы алып эшләүгә карамастан, үз эшләренә бирелгән, оптимист рухлылар. Күптән түгел социаль хезмәткәрләр 2011 ел эшчәнлегенә йомгак ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Кече коллегиядә район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты....
    649
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 06:00
    Бутамасын хәмер башкайны
    Хәмер тәэсиреннән үз-үзен белештерми хокук бозучыларның айныгач, кат-кат тәүбәгә килүе белән еш очрашабыз, ди шәһәр прокуратурасы хезмәткәрләре. Әмма инде эш узган була. Андыйлар закон нигезендә җавапка тартыла. Гомумән, эчүнең юньлегә алып бармавы һәркемгә дә мәгълүм. Гыйбрәт өчен шәһәр прокуратурасында тикшерелгән бер җинаять эшенә тукталыйк. Узган ел 25 сентябрьдә була бу...
    749
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 05:16
    Хезмәттә дә, сәхнәдә дә сынатмыйлар
    Авылларда «Кулга-кул тотынышып» дип исемләнгән бәйрәмнәр дәвам итә. Кадер авылында да ул шушы җирнең тарихы, тырыш кешеләренә багышланып, бик җылы үтте. Матур табигатьле Зичә елгасы буена урнашкан Кадер авылы - бай тарихлы, республикага, илгә күренекле шәхесләр, талант ияләре биргән төбәк. Кадергә нигезне Кадермәт исемле кеше салган дип исәпләнә. Авылның исеме...
    930
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 05:08
    Зәй егете – ил бөркете
    Ватанны саклау - һәр ир-егетнең изге бурычы. Армия яшенә җиткән егетнең, туган йортыннан аерылып, кырыс солдат тормышы белән яшәүгә күчүе бераз сагышлы булса да, хәрби частьлардан Рәхмәт хатлары алу - әти-әниләргә дә, хәрби комиссариатлар өчен дә куанычлы күренеш. Бүгенге көндә Россия Кораллы Көчләре сафында районнан 200дән артык егет хезмәт итә....
    2719
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 05:02
    Һәр мәсьәлә мөһим
    Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе күңелле мизгелдән башланды: район башлыгы Татьяна Воропаева хокук саклау системасында озак еллар намуслы хезмәте һәм 50 яше тулу уңаеннан эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Марс Зиннуровка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды. Киңәшмә көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. 6-18 февральдә шәһәр-районда оператив хәл торышы турында эчке...
    4798
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 04:57
    Бәйрәм белән!
    Хөрмәтле зәйлеләр! 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан ихлас котлау сүзләрен кабул итегез. Бөтенхалык бәйрәмнәре арасында Ватанны саклаучылар көне лаеклы урын алып тора. Бу бәйрәм батырлык, көчлелек, ватанпәрвәрлек символына әверелде һәм буыннарның өзелмәс бәйләнешен, традицияләр сакланышын гәүдәләндереп, үз эченә Ватанга тугры хезмәт итүне ала. Бу көнне без ветераннар, һәлак...
    3749
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 04:55
    Киңәштеләр
    Югары Шепкә урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә утырышы узды. Анда ачык дәрес һәм тәрбия сәгате күрсәтелде. IV сыйныф укучылары белән "Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты" дигән темага викторина аеруча җанлы үтте. II сыйныфлар белән оештырылган "Ут - дус та, дошман да" дәресе балаларга уттан сакланырга кирәклеген тагын бер...
    740
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 04:54
    Балалар театр уйный
    Милли мәдәният елы уңаеннан район мәктәпләре арасында театр сәнгате буенча конкурс бара. Узган атнада Югары Мәлем мәктәбе укучылары Фоат Садриевның "Мактанчыклар" спектакленең үзгәртелгән вариантын сәхнәләштерде. Укучылар аны шәһәр мәдәният йортында да күрсәтәчәк.
    922
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 04:50
    “Мирас” җиңү яулый
    Әлмәттә "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" фонды оештырган "Сандугач сайрар илем" республика балалар фестивале үтте. Анда "Вокаль ансамбльләр" номинациясендә безнең район данын Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Мирас" һәм "Азаль" балалар ансамбльләре яклады. 21 ансамбль арасында үз яшь төркемендә "Мирас" - II, "Азаль" III урын алды.
    745
    0
    0
  • 22 февраль 2012 - 04:47
    Яңа конкурс бара
    Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен балаларга иң үтемле итеп өйрәтүче бакча тәрбиячеләре арасында "Яшел ут" республика конкурсының район этабы бара. Ике тур нәтиҗәләре буенча Елена Бурый ("Тату гаилә"), Виктория Малюткина ("Уймак кыз"), Анна Санникова ("Якты коңгыз"), Миләүшә Шәяхмәтова ("Кояшкай"), Валентина Тимофеева ("Күкчәчәк"), Фәридә Насыйрова ("Миләшкәй") конкурсның алдагы турына сайлап алынды.
    760
    0
    0
Реклама