Зәй офыклары

24 февраль 2012 яңалыклары

  • 24 февраль 2012 - 05:33
    Заманча медицина үзәге
    Сәламәтлек - кеше өчен иң мөһим, иң кирәкле нәрсә. Аңа игътибарлы булып, даими төстә медицина күзәтү үтү зарур. Зур шәһәрләрдә югары технологияле, заманча медицина үзәкләре шактый хәзер. Ә менә район үзәкләрендә тиз генә барып, сәламәтлегеңне тикшертеп алу мөмкинлеге зур түгел. Бу уңайдан Зәйдә сыйфатлы медицина күзәтүе үтү өчен барлык уңайлыклары...
    942
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 05:27
    55 ел бергә
    Ныклы гаилә - ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул. Иске Зәй бистәсендә гомер кичерүче Зоя Степановна белән Егор Матвеевич Давыдовлар 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур яшиләр. Һәр ел фасылының аерым, үзенчәлекле мизгелләре кеше күңеленә нинди дә булса истәлекле вакыйга...
    852
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 05:21
    Зур икътисад кече эшмәкәрлеккә таяна
    "2015 елга республика тулаем эчке продуктында кече һәм урта бизнес өлеше өчтән бердән күбрәк булырга тиеш", - диде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшмәкәрләренең III съездында. Президент әйтүенчә, кече һәм урта бизнеска мөнәсәбәтне үзгәртергә, үз бизнесларын булдырып, аларның дәүләткә хезмәт күрсәтүен аңларга кирәк. Гомумән, эшмәкәрләр белән эшләү системасын үзгәртү, алар...
    1199
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 05:16
    Пенсияне ничек дөрес итеп рәсмиләштерергә?
    Пенсия фонды идарәсе пенсия билгеләү вакытын кыскарту өчен алдагы ике елда пенсиягә китәчәк гражданнарга документларны үз вакытында тапшыру кирәклеген искәртә. Моның өчен пенсиягә чыгарга 6 ай кала документларны тапшыру мөһим. Нәтиҗәдә булачак пенсионерлар һәм идарә белгечләренең хезмәт стажы, шулай ук хезмәтнең ташламалы төре һәм иминиятләнгән затларның хезмәт хакын дәлилләүче документларны...
    773
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 05:08
    Вячеслав Сыщиков: “Экологик проблемаларга игътибарны арттырачакбыз”
    Шикәр кайнатучылар узган сезонны нинди күрсәткечләр белән тәмамлады, агымдагы елга нинди бурычлар билгели? Болар һәм хезмәт коллективының бүгенге эшчәнлеге турында «Зәй шикәре» АҖ генераль директоры Вячеслав Сыщиков сөйли. - 2011 елның уңайлы һава шартлары Россиянең шикәр чөгендере игү белән шөгыльләнүче барлык регионнары өчен әлеге культурадан мул уңыш алу мөмкинлеге бирде....
    1264
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 05:01
    Игътибар, конкурс!
    "Зәй офыклары" газетасы редакциясе "Замандаш" татар радиосы белән берлектә Зәйнең 360 еллыгына багышланган "Зәем - бәхет җырым син!" дип аталган шигъри конкурс игълан иткән иде. Башка җиргә китмәм Туган җирем белән торган җирем - Аерылгысыз якын һәммәсе. Туган җирем - яшьлек хатирәсе, Зәем инде - көзем иртәсе. Якынлашкан саен гомер...
    0
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:57
    Ватанпәрвәрлекне – спорт аша
    Оборона-масса айлыгы кысаларында Якты Күлдә узган ялда укучылар арасында биатлон спорты буенча ярышлар узды. Алар РОСТО-ДОСААФ белән берлектә оештырылды. Ярышның Якты Күлдә өченче ел оештырылуы. Аны биредә уздыру очраклы түгел, чөнки бу мәктәптә биатлон спорты үсеш алып килә. Физик культура укытучысы Владимир Антипов эшчәнлегендә әлеге спорт төрен өстенлекле юнәлеш итә....
    807
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:50
    Бүлек эше белән таныштылар
    Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү максатында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе акция оештыру инициативасы белән чыкты. Ул кадет сыйныфларында укучыларны район эчке эшләр бүлеге тарихы һәм бүгенгесе белән таныштыруны күз уңында тота, балаларга тәртип сагын контрольдә тотуның ни дәрәҗәдә җаваплы хезмәт булуын аңлату бурычын куя. Акция кысаларында беренче экскурсия 6нчы...
    708
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:33
    Старт бирелде
    Бүген "Энергетик" Мәдәният сараенда муниципаль районда Милли мәдәният елын тантаналы төстә ачу оештырыла. Зәйлеләрне һәм шәһәребез кунакларын кичке сәгать 4тә әлеге чарага чакырабыз.
    1031
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:27
    Тантанада катнаштылар
    Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара үтте. Анда бездән район башлыгы Татьяна Воропаева җитәкчелегендә 14 кешелек делегация катнашты. Алар - кайнар нокталарда хәрби хезмәт үтеп, бүгенге көндә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә актив эшләүче ир-егетләребез.
    850
    0
    0
  • 24 февраль 2012 - 04:20
    Кадрлар мәсьәләсе – иң мөһим проблема
    «Республиканың эре шәһәрләрендә югары технологияле медицина үзәкләре булдыру яхшы, әмма шул ук вакытта кече шәһәрләр турында да онытмаска кирәк». Район башлыгы Татьяна Воропаева үзәк дәваханәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлетдинов катнашында үткән киңәйтелгән медсовет утырышында чыгышын әнә шундый сүзләр белән башлады. Чөнки кешеләр сәламәтлеге һәрчак беренче урында булырга...
    730
    0
    0
Реклама
Реклама