Зәй офыклары

29 февраль 2012 яңалыклары

  • 29 февраль 2012 - 05:40
    Линар ШАҺИЕВ: “Коллектив эшли дә, ял да итә белә”
    «Инвестстройсервис» ҖЧШ директоры Линар Шаһиев ширкәт эшчәнлеге, проблемалар, агымдагы елга бурычлар турында сөйли. Торак-коммуналь хуҗалыгы - торак пунктларның яшәешен тәэмин итүче катлаулы система. Халык иртән чиста подъезд, ишегалды, урамнан эшкә бара, меңләгән кешенең кәефе бу тармакта хезмәт куючыларга бәйле. Әлеге тармакка караган "Инвестстройсервис" ҖЧШнең эшчәнлеге шәһәр юл-тротуарлары төзеклеген тәэмин итү,...
  • 29 февраль 2012 - 05:39
    Милләтне тел яшәтә
    Халыкара туган тел көне уңаеннан 2нче мәктәптә "Тел кешене дус итә" дип аталган кичә узды. Анда район-шәһәр мәктәпләре укучылары катнашты. Чараның максаты - туган телне саклау, үстерү. Кичәдә туган телгә хөрмәт, мәхәббәт, аны саклау-үстерү кирәклеге кызыл җеп булып сузылып барды. Анда Кабан-Бастрык, Түбән Биш, 2, 3, 8нче мәктәпләр, татар гимназиясе...
  • 29 февраль 2012 - 05:33
    Татармын – татарча укыйм
    Мин - беренче курс студенты. Башта татар бүлегенә укырга кереп ялгышмадыммы икән, дигән сорау борчыды мине. Бүгенге көндә татар теле юкка чыгып бара бит инде ул, дигән сүзләр күңелемә тагын да шом салды. Кафедрабызда укытучыларыбызның безнең авыздан чыккан русча атамаларны ишетеп, кисәтү ясауларына, саф татар телендә генә сөйләшергә өндәүләренә күңел...
  • 29 февраль 2012 - 05:27
    Төзекләндерү эшләре башланды
    Күпфатирлы йортларда капиталь ремонт барышы депутатлар контролендә. Никифоров урамының 79 һәм 81нче йортларында капиталь ремонт барышы турында шәһәр Советы депутаты Валерий Акатьев сөйли. - Никифоров урамының 79 һәм 81нче йортлары "Идарәче компания торак-коммуналь хуҗалыгы" ҖЧШенә карый. 79нчы йортта ремонт эшләрен - "Заинск-кровля" ҖЧШ, 81нче йортта "Управдом" ҖЧШ башкара. Ике йорт...
  • 29 февраль 2012 - 05:20
    Документларда – кеше язмышлары
    Архив бүлеге эшчәнлеге архив документларын исәпкә алу, комплектлаштыру, аларны саклау һәм халык ихтыяҗын канәгатьләндерүдән гыйбарәт. Әлеге бүлек эшчәнлегенең узган елга нәтиҗә ясауга багышланган кече коллегиясендә төп проблема булып архив саклау мәйданнарының җитәрлек булмавы ассызыкланды. Ә бит архивка елдан-ел документлар күбрәк керә. Эшчәнлек, бурычлар турында бүлек мөдире Флорида Әхмәтвәлиева чыгыш ясады....
  • 29 февраль 2012 - 05:17
    Безнең завод беренче унлыкта
    Предприятие, оешмаларда узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, агымдагы елга бурычлар билгеләү буенча хезмәт коллективлары җыелышлары дәвам итә. «Зәй шикәре» АҖендә узган хисап җыелышында район башлыгы Татьяна Воропаева катнашты. Шикәр кайнатучыларның узган сезондагы эшчәнлеген "Зәй шикәре" АҖ генераль директоры Вячеслав Сыщиков анализлады. - 2011 елның шикәр кайнату сезоны 6 сентябрьдә башланып,...
  • 29 февраль 2012 - 05:10
    Эш дәвамлы, максатчан булсын
    Районда наркоманиягә, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы җитди эш алып барыла. Эчке эшләр бүлеге, үзәк дәваханә, мәгариф, яшьләр эшләре идарәләре, һәр учреждение, предприятиедә әлеге юнәлештә максатчан эшләү өчен җаваплы кешеләр билгеләнгән. Аеруча зур игътибар бу куркыныч чирнең яшүсмерләр арасына үтеп ке-рүенә юл куймауга бирелә. Узган ел эчке эшләр бүлегендә наркотиклар...
  • 29 февраль 2012 - 04:57
    Их, Сәвәләй, Сәвәләй...
    Авыл бәйрәмнәренең чираттагысы Сәвәләйдә узды. Анда район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашты. Җырчы, композитор Виталий Агапов кичәгә үзенчәлек, мәгънә өстәде. Сәвәләй халкы кул эшләренә оста: бу турыда мәдәният йортында оештырылган бай күргәзмә сөйли иде. Яшь киленнәрнең Сабантуй батырына дип чиккән сөлгеләре генә дә үзе ни тора?! Заманча үзенчәлекле эшләр...
  • 29 февраль 2012 - 04:52
    Зур өметләр белән яши
    Зәйнең күренекле затларыннан берсе - Иван Глуховка 1 мартта 75 яшь тула. Аны зәйлеләр генә түгел, ә янәшә-тирә районнарда да яхшы беләләр. Өч ел армия хезмәтеннән кала, Иван Гавриловичның бөтен хезмәт һәм тормыш юлы туган төбәге Зәй белән бәйләнгән. Ул биредә 40 яшенә кадәр барлык көчен һәм белемен авыл хуҗалыгы,...
  • 29 февраль 2012 - 04:47
    Сак булыгыз!
    Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә кагылышлы мошенниклык гамәлләренең соңгы вакытта аеруча артуы күзәтелә. Бигрәк тә юл-транспорт һәлакәтләренә очраучыларны акча түләп коткаруны тәкъдим итү очраклары еш була. Мошенниклар кемгә дә булса шалтыратып, аның якын туганы (улы яки абыйсы, энесе) юл-транспорт һәлакәтенә очравын әйтәләр. Бу куркыныч хәбәр аша кешегә тәэсир итә алуын...
  • 29 февраль 2012 - 04:39
    Гореф-гадәтләргә нигезләнеп
    Халкыбызның алдагы көне, язмышы бүгенге балаларны, яшьләрне тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән. Тәрбия эшендә катлаулы, әлегә хәл ителмәгән мәсьәләләр шактый күп. Шулардан балаларны гаиләдә, балалар бакчасында әхлаклылыкка өйрәтүне аерып әйтергә кирәк. Бу - балаларны халкыбыз рухында тәрбияләүнең мөһим юнәлеше. Бүген без балаларыбызны туган телдә укырга, язарга өйрәтү белән генә чикләнмичә, һәр...
  • 29 февраль 2012 - 04:19
    Дуслык белән көчле без
    Милли мәдәният елы уңаеннан Мирный бистәсе китапханәсендә тирән эчтәлекле җылы кичә үтте. Анда 5нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлия Абдукаева, Минзилә Сәлимова, Люция Хәбибрахманова кунакка "Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм Аксар, Югары Шепкә мәктәпләрендә укучыларны дәштеләр. Миләшкәйлеләр кичәгә рус халкы киемнәреннән килеп, бу халыкның гореф-гадәтен, уеннарын, шөгыльләрен, бию-җырларын,...
  • 29 февраль 2012 - 04:19
    Яшь музыкантлар җиңү яулый
    Казанда тынлы уен коралларында башкаручыларның төбәкара конкурсы узды. Анда музыка мәктәбеннән Марина Садилова (укытучысы Нина Бурмистрова) - флейта буенча I дәрәҗә лауреат, Иван Емикеев (Александр Шамов) торбада уйнау буенча дипломант булды.
  • 29 февраль 2012 - 04:17
    Эшсезләр өчен
    Мәшгульлек үзәгендә Казанның "Метроэлектротранс" муниципаль-унитар предприятиесе вакансияле эш урыннары ярминкәсе уздырды. Ярминкәгә район-шәһәрдән 30 кеше килде, шуның 10сы - эшсез, 8 кеше эшкә юллама алды.
  • 29 февраль 2012 - 04:14
    Район этабы узды
    Мәктәпкәчә яшьтәгеләргә юл йөрү кагыйдәләрен кызыклы, үтемле итеп өйрәтүче тәрбиячеләр арасында "Яшел ут" республика конкурсының муниципаль этабы төгәлләнде. Аның финал өлешендә "Урман әкияте" балалар бакчасында 6 тәрбияче мастер-класслар күрсәтте. Нәтиҗәдә "Күкчәчәк"тән Валентина Тимофеева - III, "Уймак кыз"дан Виктория Малюткина - II, "Кояшкай"дан Миләүшә Шәяхмәтова I урынга лаек булды. Миләүшә район...
Реклама
Реклама