Районда каратэ-кекусинкай спорты үсеш алып килә. Әлеге спорт төренә тартылган кызларыбыз мәртәбәле ярышларда уңышлы чыгыш ясый. 26 февральдә спорт-сәламәтләндерү үзәгендә кызлар арасында каратэ-кекусинкай буенча ТР чемпионаты һәм беренчелеге узды. Анда Зәй, Казан, Кукмара, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Ульян, Самарадан 30 кыз катнашты. Мондый мәртәбәле ярышның Зәйдә дүртенче мәртәбә оештырылуы....