Зәй офыклары

7 март 2012 яңалыклары

  • 7 март 2012 - 10:10
    Хөрмәтле зәйлеләр!
    11-13 мартта «Район башлыгына сорау бир» акциясе үткәрелә. Сораулар 3-58-08 телефоны аша кабул ителә. Алынган сорауларга җаваплар «Зәй-ТВ» телерадиокомпаниясе каналында туры эфир аша биреләчәк.
    4192
    0
    0
  • 7 март 2012 - 10:07
    Осталар ачыкланды
    6нчы мәктәптә «Ел укытучысы - 2012» конкурсы узды. Аның районда 21нче мәртәбә оештырылуы. Ул елдан-ел укытучы һөнәренең яңа, кызыклы якларын, осталыкларын ача бара. Конкурсның максаты да - югары һөнәри осталыкка ия, талантлы укытучыларны, аларның ачылмаган мөмкинлекләрен барлау. Бәйгенең беренче туры һәр елдагыча район-шәһәр мәктәпләрендә узды. Укытучылар урыннарда хезмәттәшләренә иҗади эшләр,...
    923
    0
    0
  • 7 март 2012 - 05:47
    Бурыч – нәтиҗәле эшләү
    Зәй сөт заводы бу көннәрдә республика Хөкүмәте Мактау грамотасына лаек булды. Бу бүләкне коллектив узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда сыйфатлы продукция җитештерүдәге уңышлары өчен алды. Заводның 2011 елда башкарылган эшләре, агымдагы елга планнары турында аның директоры Альберт Гайнуллин сөйли. - Узган ел Зәй сөт заводы 50 еллык юбилеен билгеләп үтте....
    1135
    0
    0
  • 7 март 2012 - 05:42
    Хезмәткә – хөрмәт
    Казанда авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, гаилә фермалары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары арасында республика конкурсына йомгак ясалды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министр урынбасары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Татарстанда авыл халкының эшчәнлек активлыгы үсүгә бара. Шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү...
    4085
    0
    0
  • 7 март 2012 - 05:37
    Тәрбияче Миләүшә
    Тәрбияче - бала дөньясы белән яшәүче, сабый күңеленең иң нечкә хисләрен тоючы кеше ул. Шуңа күрә дә бу һөнәр нигездә хатын-кызларга, Аллаһы Тәгалә тарафыннан ана булу өчен яратылган затларга тәгаенләнгәндер. Менә шундый күркәм һөнәр иясенең берсе Миләүшә Шәяхмәтованың сабыйларга булган мөнәсәбәтен миңа читтән генә күзәтеп торырга туры килде. Нәкъ җырдагыча:...
    1253
    0
    0
  • 7 март 2012 - 05:33
    “Халык белән эшләргә яратам”
    Нинди яшьтә булсаң да, яраткан шөгыль кешегә күңел канәгатьлеге бирә, тормыш ваклыклары, мәшәкатеннән аралый, яшәүгә көч өсти. Куш-Елга мәдәният йорты директоры Ралия Әхмәдуллина мәдәният тармагында бер ел гына эшләвенә карамастан, районда танылып килә. Ралия ханым тумышы белән Башкортстаннан. Башта медицина өлкәсендә үзен сыный, соңрак педагогика институтын тәмамлап, укучыларга белем һәм...
    957
    0
    0
  • 7 март 2012 - 05:25
    Һәркемгә үрнәк ул
    Хатын-кызның тышкы гүзәллегенә аның эчке дөньясының матур булуы, хезмәтендә уңышлары да ямь өстидер, мөгаен. ГРЭСның химия цехы лаборанты Эльвира Галактионова - менә шундый һәрьяктан күркәм, үрнәк хатын-кызларыбызның берсе. Быел ул «Ел хатын-кызы» район бәйгесендә «Һөнәрем - язмышым» номинациясендә җиңү яулады. Зәй кызы Эльвира VIII сыйныфны тәмамлагач, Түбән Кама һөнәр училищесында...
    676
    0
    0
  • 7 март 2012 - 05:21
    Дуслык күпере
    Рус җирендә без әсәрле, эзлебез, Тарихында бер дә тапсыз көзге без. Рус белән гомер кичердек сайрашып, Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып. Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә үткән "Дуслык күпере - йөрәк җылысы" кичәсе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тирән эчтәлекле әлеге шигырь юллары белән башланып китте. Төрле халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәте, күркәм йолалары,...
    1174
    0
    0
  • 7 март 2012 - 05:02
    Бәйрәм белән!
    Кадерле хатын-кызлар, әниләр! Сезне чын күңелдән Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән кайнар котлыйм! Яз һәм өмет бәйрәме - җир йөзендә иң якты, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме табигать уянган, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре тагын да җылынган, яңа планнар һәм хыяллар туган чорга туры килә. 8 Март -...
    0
    0
    0
  • 7 март 2012 - 05:00
    “Зәем – дуслык шәһәре”
    «Кояшкай» балалар бакчасында "Зәем - дуслык шәһәре" дип исемләнгән әти-әниләр конференциясе үтте. Анда узган ел бакчада башкарылган эшләр, быелга планнар турында бакча мөдире Лилия Әгъзамова сөйләде. Төркемнәрдә шөгыльләнүче балалар әти-әниләренә ел дәвамында өйрәнгән иң яхшы концерт номерларын күрсәтте. Тәрбияче Венера Демахина җитәкчелегендәге курчак театры чуваш халык әкиятен, өлкәннәр төркеме "Ничек...
    607
    0
    0
  • 7 март 2012 - 04:58
    Яшь музыкантлар җиңүче
    «Елховнефть» идарәсенең "Солнечный" сәламәтләндерү лагеренда "Сандугач сайрар илем" XV балалар иҗаты фестивале узды. Анда безнең балалар музыка мәктәбеннән Айгөл Зөфәрова, Эльвина Ганиева, виолончелистлар ансамбле - II дәрәҗә лауреат исеменә, Валерия Политова һәм скрипкачылар ансамбле - дипломант, Эльвина Ганиева жюриның махсус бүләгенә лаек булды.
    625
    0
    0
  • 7 март 2012 - 04:54
    Һөнәр сайларга ярдәм итәләр
    Үзәк китапханәнең яшьләр бүлегендә ике ел "Яшьтәш" һөнәр сайларга ярдәм итү клубы эшли. Әлеге клубта югары сыйныф укучылары төрле һөнәр ияләре белән очраша, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала. Укучылар табиблар, энергетиклар, урманчылар, журналистлар белән очрашкан иде инде. Алдагы очрашу икътисадчы-хисапчылар белән булачак.
    726
    0
    0
  • 7 март 2012 - 04:51
    Музей бакчаларда да эшли
    Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре шәһәр балалар бакчаларында интерактив элементлар белән музей шөгыльләре үткәрә. Шундый очрашуның чираттагысы "Каенкай" бакчасында узды.
    863
    0
    0
Реклама
Реклама