Зәй офыклары

11 март 2012 яңалыклары

  • 11 март 2012 - 06:28
    Якташыбыз истәлегенә
    "Ялта-Зәй" чаңгы базасында СССР, Дөнья, Олимпия чемпионы Федор Симашев истәлегенә традицион "Яшь динамочы" Бөтенроссия ярышлары үтте. Якташыбыз онытылмый: 1971 елдан Зәйдә - аның призына, ә 1999 елдан истәлегенә шундый мәртәбәле ярышлар оештырыла. Ярышка ерак шәһәрләр, якын-тирә районнардан көчле чаңгычылар килде. Зәй данын "Чаңгычы" мәктәбендә тәрбияләнүче спортчылар яклады. Беренче көнне чаңгычылар...
    0
    0
    0
  • 11 март 2012 - 06:24
    Февральдә нәрсәләр эшләнде?
    Торак-коммуналь тармакта елның теләсә кайсы фасылында эш бара. Әлеге тармакка караган халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларда февраль аенда түбәндәге эшләр башкарылды. Җылылык челтәрләре предприятиесе Эретеп-ябыштыру посты ремонтланды, зур диаметрлы торбалар өчен стеллажлар әзерләнде, 10 куб метрда җылылык челтәре изоляцияләнде һ.б.лар. «Зәй су каналы» - «Су каналы сервис» АҖ "Дуслык" артезиан суҗыйгычында,...
    671
    0
    0
  • 11 март 2012 - 06:16
    Исеме җисеменә тиң
    Милли мәдәният елы кысаларында авыл бәйрәм-нәре анда яшәүчеләрнең йола-гадәтләрен барлап уза. Иске Мавринда да бу бәйрәм җанлы, оешкан төстә үтте. Мәдәният йортында оештырылган күргәзмәдә нинди генә кул эшләре урын алмаган иде?! Авылда кул эшләре осталары шактый икән. Иске Мавринның тарихы тирәндә. XVII-XVIII гасырда Түбән Новгород губернасында помещик гаиләсендә Мавра исемле...
    662
    0
    0
  • 11 март 2012 - 05:50
    Һәр гамәл – тәрбия өчен
    Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә үткән мәгариф идарәсенең кече коллегиясе укучыларның иҗат эшләре, уку-укытуда кулланылучы күрсәтмә материаллардан тупланган бай эчтәлекле күргәзмә белән танышудан башланды. Утырышта катнашучыларның игътибарын аеруча нык җәлеп иткәне балалар иҗат йортында кулланылучы кечкенә роботларны хәтерләтүче леголар булды. Әлеге лего балаларда уйлау, фикерләү сәләтен үстерү, спортның техник төрләре буенча аң...
    611
    0
    0
  • 11 март 2012 - 05:45
    Кыр эшләренә әзерләнәләр
    Тиздән язгы кыр эшләре башланачак. Политехник колледжда да моңа әзерлек йөзеннән авыл хуҗалыгы белгечләре һөнәрен үзләштерүчеләр арасында һөнәри осталык атналыгы үткәрелде. Ул инде берничә ел рәттән уздырылып, традицион төс алды. Чөнки тракторист-машинист һөнәрен үзләштерүче өченче курс егетләре язгы кыр эшләре барышында теоретик белемнәрен практикада ныгытырга тиеш. Колледж директоры Николай Воропаев...
    868
    0
    0
  • 11 март 2012 - 05:37
    Игътибар, конкурс!
    "Зәй офыклары" газетасы редакциясе "Замандаш" татар радиосы белән берлектә Зәйнең 360 еллыгына багышланган "Зәем - бәхет җырым син!" дип аталган шигъри конкурс игълан иткән иде. Мин - Зәй кызы «Син кайдан?» - дип әгәр сорасалар, Горурланып әйтәм: «Зәйдән мин». Ямьле Зәйдән, гүзәл Зәй буеннан, Шул төбәктә туып үскән мин! Төрле...
    0
    0
    0
  • 11 март 2012 - 05:33
    Санитарлар – егетләр
    Район үзәк дәваханәсенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегенә эшкә ир-егет санитарлар алынды. Хәзер һәр ашыгыч ярдәм күрсәтү бригадасында берәр ир-егет-санитар бар. Бу кайбер авыруларны күтәреп йөртү кирәк булу максатында эшләнде.
    604
    0
    0
  • 11 март 2012 - 05:29
    Әбиләр ярышты
    «Энергетик» Мәдәният сараенда Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Спорт яратучы әбием» дип аталган тардицион күңелле стартлар узды. Ярышларда 30 әби, командаларга бүленеп, көч сынашты: анда «Энергетик» командасы җиңүче булды, «Спорт яратучы әбиләр» - II, «Оптимистлар» III урын алды.
    568
    0
    0
  • 11 март 2012 - 05:27
    Чәчүгә әзерләнәләр
    Район хуҗалыкларында кыр эшләренә әзерлек бара: техника ремонтлана, чәчүлек орлык әзерләнә. "Зәй шикәре" агрофирмасының "Родина" бүлекчәсендә дә бу мөһим эшкә керештеләр. Бүлекчә җитәкчесе Фәрһат Камалиев әйтүенчә, техника ремонтлау ахырына якынлаша, шулай ук борчак эшкәртү эше дә бара. Җаваплы чорда техника өзлексез эшләсен өчен ягулык-майлау материаллары туплау дәвам итә.
    649
    0
    0
  • 11 март 2012 - 05:22
    Зәй делегациясе дә катнашты
    Узган җомгада Казанда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең финал туры үтте. Анда эштә, гаиләдә, җәмәгать эшләрендә иң үрнәк гүзәл затларыбызны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде. Тантанада бездән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова җитәкчелегендә делегация катнашты. Алар арасында Эльвира Галактионова (ГРЭС хезмәткәре), Валентина Трошина (музыка мәктәбе), Миннегөл...
    632
    0
    0
  • 11 март 2012 - 05:15
    Безнекеләр быел да актив
    5-6 мартта Түбән Камада «Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең төбәк туры узды. Эстрада сәнгатендә яшь талантларны барлау максатында оештырылучы бу бәйгедә быел да районнан иң талантлы балалар катнашты. - Елдан-ел фестивальдә яңа яшь «йолдызчыклар» барлыкка килү безне сөендерә. Күз явын алырлык матур костюмнар киеп, сәхнәдә үзләрен чын артистларча күрсәтә...
    643
    0
    0
Реклама