Зәй офыклары

19 март 2012 яңалыклары

  • 19 март 2012 - 06:53
    Дуслыкка дан җырланды
    Район башлыгы Татьяна Воропаева идеясе белән башланган «Кулга-кул тотынышып» дип аталган авыл бәйрәмнәренең соңгысы Якты Күлдә күтәренке рухта үтте. Якты Күл авылы Зәй елгасының сул як ярында, Зәй тимер юл станциясеннән 12 километр ераклыкта, ямьле Дала Зәе елгасы буена урнашкан. Авыл бай тарихлы, ул районыбыз, республикабызга шактый күренекле шәхесләр биргән....
    864
    0
    0
  • 19 март 2012 - 06:47
    Инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү турында
    Инвалид балаларны социаль яклауны көчәйтү максатында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2012 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрле даими чит кеше ярдәменә мохтаҗ баланың айлык акчалата түләү күләмен 7538 сум итеп билгеләү һәм гаиләнең уртача кереме арасындагы аерма белән тигезләү турында 188нче карар (07.03.2012) кабул итте. Айлык акчалата түләү Татарстан Республикасында...
    836
    0
    0
  • 19 март 2012 - 06:39
    Җавап ала, түләүләрне башкара аласың
    Интернетка «Зәй идарәче компания» сайты (www.zainskuk.ru) узган елның февраль аенда теркәлгән иде. Менә бер ел инде зәйлеләр әлеге сайт аша үзенә кирәкле мәгълүматны таба ала. Анда идарәче компания яңалыклары бирелә. Шулай ук үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап, тарифлар, нормативлар, исәп-хисап үзәге, торак милекчеләре ширкәтләре турында кыскача мәгълүмат алырга мөмкин. Исәпләү җиһазлары...
    1260
    0
    0
  • 19 март 2012 - 06:29
    Уяу булыйк!
    Соңгы вакытта гадәти булмаган хокук бозудан зыян күргән ике шәһәрдәшебез турында төрле имеш-мимешләр йөри. Аның берсе - мошенниклар кармагына эләгеп, матди зыян күрүче өлкән яшьтәге ир-ат. Икенчесе - билгесез җинаятьче тарафыннан сәламәтлегенә зыян салынган «Ариада» кибете сатучысы. Әлеге ике очрак буенча да тулы аңлатма бирүен сорап, без полиция башлыгы урынбасары...
    0
    0
    0
  • 19 март 2012 - 06:18
    Игътибар, конкурс!
    "Зәй офыклары" газетасы редакциясе "Замандаш" татар радиосы белән берлектә Зәйнең 360 еллыгына багышланган "Зәем - бәхет җырым син!" дип аталган шигъри конкурс игълан иткән иде. Зәем гербы Лалә гөленә охшатып, Ясалган безнең герб. Димәк, кала гел яңара, Язгы табигать кебек. Зәй каласы - Татарстанның Ышанычлы бер улы. Өстә, сул якта,...
    0
    0
    0
  • 19 март 2012 - 06:12
    Чаңгы юллары бушап тормый
    Быел кыш чаңгы спортын яратучыларга уңай килде. Яңа шәһәр урман буе, парклар чаңгыда йөрүчеләрдән бушап тормады. Гомумән, зәйлеләр чаңгы спортын үз итә. Зәй әлеге спорт төреннән республикада өченче урында бара. Михаил Комендантов, Петр Коронов, Диләрә Бариева, Дмитрий Кочеванов, Евгений Аделев, Ралия Ахунҗанова, Регина Зиннурова, Екатерина Никандрова төрле дәрәҗә ярышларда җиңүчеләр,...
    565
    0
    0
  • 19 март 2012 - 06:10
    ШТМ сезон ача
    «Энергетик» Мәдәният сараенда мәктәп укучылары арасында шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары узды. Аның төп темасы февраль аенда булган вакыйгаларны чагылдыру иде. Уенда 2нче мәктәп ("Зур кешеләр") командасы җиңүче булды. 1нче мәктәп ("Иске Зәй") - II, 4нче мәктәп ("Евгений Ваганыч") III урында.
    832
    0
    0
  • 19 март 2012 - 06:06
    Авыручылар арта
    Һава шартларының еш үзгәреп торуы белән бәйле рәвештә кискен респиратор йогышлы авырулар (ОРВИ) йоктыручылар саны арта бара. 27 февраль - 4 мартта 288 очрак теркәлгән булса, 5-11 мартта салкын тидерүчеләр саны 356га җиткән. Аларның күпчелеген 14 яшькәчә балалар тәшкил итә (224 бала). Ә бу атнаның өч көнендә 269 ОРВИ диагнозы...
    0
    0
    0
  • 19 март 2012 - 05:57
    Өч айда – 10 эш урыны
    «Горзеленхоз» ҖЧШ эшсезләрне вакытлыча эш белән тәэмин итүдә үзеннән зур өлеш кертә. 2010 елда ширкәт - 380, узган ел - 74, агымдагы елның өч аенда 10 кешене мәшгульлек үзәге аша җәмәгать эшләренә тарткан.
    759
    0
    0
  • 19 март 2012 - 05:50
    Комиссия утырышы
    РАЙОН БАШЛЫГЫ Татьяна Воропаева рәислегендә муниципаль районда коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә хәрби комиссариатның узган ел коррупцион хокук бозуларны булдырмау буенча эшчәнлеге, 2011 елда товар белән тәэмин итү, эш башкару һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен муниципаль заказ урнаштыру, сатып алу гамәлләре башкарганда бюджет чыгымнарын нәтиҗәле файдалану анализы,...
    0
    0
    0
  • 19 март 2012 - 05:35
    Хуш, салкын кыш! Исәнме, яз!
    «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда быел да традицион Кыш озату, язны каршылау бәйрәме узды. Иртәдән үк мәйданда дәртле музыка яңгырады. Кемнәрдер бәйрәм ярминкәсенә, кемнәрдер күңел ачарга ашыкты. Авыл җирлекләре күргәзмәләре бәйрәмгә быел да үзенчәлек өстәде. Алар төрле милләтләр мәдәниятен чагылдырган иде. Һәр җирлек күргәзмәгә нинди дә булса үзенчәлек өстәргә тырышкан....
    818
    0
    0
Реклама