Зәй офыклары

21 март 2012 яңалыклары

  • 21 март 2012 - 05:05
    Ринат РӘХМӘТУЛЛИН: «Эшкә ныклап тикшереп алачакбыз»
    Казандагы «Дальний» 9нчы полиция бүлегендә булган гадәттән тыш хәл турында хәбәрдән исебезгә килергә дә өлгермәдек, үзебезнең эчке эшләр бүлеге хезмәткәренә карата кылынган җинаять тагын бер кат тетрәнергә мәҗбүр итте. Газета укучыларыбызга әлеге ике очрак буенча аңлатманы район эчке эшләр бүлеге башлыгы Ринат Рәхмәтуллин бирә. - Соңгы вакытта кешеләрнең бер-берсенә карата...
    842
    0
    0
  • 21 март 2012 - 04:55
    Балалары – аның бәхете
    Һәркем тормышында укытучының роле бәяләп бетергесез. Дөньяны танып белергә өйрәтү, белем һәм тәрбия бирү, тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләү - әнә никадәр вазифа йөкләнгән аларга. Сүзем Түбән Биш мәктәбендә укыткан педагогик хезмәт ветераны Евдокия Кудряшова турында. Балачагы сугыш елларына туры килә аның. Туңылҗа авылында 7 балалы гаиләдә үсә ул. Әлеге чор...
    1081
    0
    0
  • 21 март 2012 - 04:51
    Кармакка капмагыз
    Язга керүгә, көн озынлыгы сизелеп арта. Кояш та яктылыгын, җылысын мулрак бирә. Урамнарда кеше хәрәкәте арта, шәһәрдә хәтта чегәннәр дә күренә башлады. Менә шушы күчмә халык төркемен күргәч, үзем белән булган бер вакыйга искә төште. Яшь бала белән өйдә утырган вакытым. Төшке ашка кайткан иремне эшкә озаткач, баланы йоклаттым да...
    745
    0
    0
  • 21 март 2012 - 04:48
    Футбол – гади уен түгел
    Спорт-сәламәтләндерү үзәгендә коррекция мәктәпләре арасында Россия социаль олимпиада программасы кысаларында мини-футбол буенча VII республика зона туры узды. Анда Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга мәктәпләреннән 6 команда көч сынашты. Зәй командасы мини-футбол буенча республика зона турында икенче мәртәбә чыгыш ясый. Аларны ярышларга спорт мәктәбе тренеры Ринат Халиков һәм физик тәрбия укытучысы...
    666
    0
    0
  • 21 март 2012 - 04:41
    Якташыбыз онытылмый
    Югары Мәлем мәктәбендә туган көне уңаеннан Әфганстанда һәлак булган Петр Осиповны искә алу кичәсе үткәрелде. Батырлык дәресендә хәрби-патриотик темага район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов һәм «РОСТО-ДОССАФ» оешмасы район бүлеге җитәкчесе Рәис Галиев чыгыш ясады. Кичәдә Петр Осипов хезмәт иткән рота командирының махсус делегация белән август аенда Зәйгә килергә теләк белдерүе...
    961
    0
    0
  • 21 март 2012 - 04:30
    Әзерлек бара
    «Зәй шикәре» агрофирмасында язгы чәчүгә әзерлек тулы куәткә бара. Чәчү техникасын ремонтлау, орлык әзерләү эше соңгы этапка керде, ягулык-майлау материаллары туплана, ашламалар әзерләнә. Агрофирмада 17438 гектар чәчү җире исәпләнә. 2869 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Шуларның 2357 гектары - көзге бодай, 512се - тритикале. Быел сабан культураларын 7304 гектарда чәчү планлаштырыла....
    809
    0
    0
  • 21 март 2012 - 04:23
    Район башлыгы – авылларда
    20 мартта район башлыгы Татьяна Воропаева авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов белән берлектә Корбан Морзагов (Югары Мәлем), Илшат Нигъмәтуллин (Кәдек), Владимир Игошин (Яңа Спас), Рөстәм Зыятдинов (Бохарай), Гомәр Галиуллин (Апач) крестьян-фермер хуҗалыкларында булып, аларда эш барышы белән таныштылар.
    748
    0
    0
  • 21 март 2012 - 04:11
    Һәр мәсьәлә мөһим
    Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп өч мәсьәлә каралды. Аны район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Район газдан файдалану хезмәтенең 2011 елда эшчәнлеге һәм 2012 елга бурычлары турында оешма җитәкчесе Фәрит Вәлиев чыгыш ясады. Оешманың төп бурычы - газүткәргечләр һәм алар белән бәйле корылма, җиһазларның төзеклеген контрольдә тотып, кулланучыларны...
    0
    0
    0
Реклама
Реклама