Зәй офыклары

28 март 2012 яңалыклары

  • 28 март 2012 - 11:26
    Көтеп алдык, ди йортта яшәүчеләр
    Шәһәрдә 11 йортта капиталь ремонт эшләре башланды. Беренчеләрдән булып ремонт эшенә Нефтьчеләр проспектының 30нчы йортында керешелде. Йорт шәһәрдә иң искеләрдән санала. Ике катлы, өч подъездлы кирпеч йортның коммуникацияләре нык тузган. Ул "Уңайлы йорт" торак милекчеләре ширкәтенә карый. Биредә ремонт эшләрен подрядчы "Хәмиев" ҖЧШ башкара. Әлеге подрядчы оешма капиталь ремонт эшләрендә...
    1318
    0
    0
  • 28 март 2012 - 11:21
    Төзәтү эшләре
    Җинаять өчен җәзаның бер төре булып төзәтү эшләре тора. Ул төп эш урыны булган хөкем ителүчегә дә, төп эш урыны булмаганнарга да билгеләнә. Төп эш урыны булучылар җәзаны үз эш урынында, ә эшләмәүчеләр яшәү урыны буенча җирле үзидарә органы билгеләгән урында үтә. Төзәтү эшләре 2 айдан 2 елга кадәр билгеләнә....
    1126
    0
    0
  • 28 март 2012 - 11:15
    Электрон белем – яшьләргә дә, өлкәннәргә дә
    Татар гимназиясендә аксакаллар шурасының күчмә утырышы үтте. Көн тәртибенә ике мәсьәлә чыгарылды. Алар - «Электрон мәктәп» проектының район мәгариф системасында гамәлгә ашырылышы һәм «Интернет - озын гомер» проекты үтәлеше. Утырыш эшендә район Советының аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина катнашты. "Электрон мәктәп" проектын гамәлгә ашыру буенча татар гимназиясе һәм 4нче мәктәп директорлары...
    946
    0
    0
  • 28 март 2012 - 05:02
    «Кайнар линия»
    26-30 мартта хокукый яклау һәм хәрби хезмәткә чакыруда гражданнарның хокуклары саклануны тәэмин итү максатында «кайнар линия» телефоннары ачылды. Сезне кызыксындырган сорауларга, бәхәсле мәсьәләләргә Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, республика хәрби комиссариаты, яшь юристлар берлеге, ТР Дәүләт Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр палатасының хокук мәсьәләләре һәм региональ хезмәттәшлек буенча комиссиясе вәкилләре...
    1924
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:55
    Инспекторлар – универсаль хезмәткәрләр
    Урта гасырларда ук Россиядә кечкенә саламандра җәнлегенең гадәти булмаган сәләте белән янгыннарны сүндерә алуы турында легенда яшәгән. Шуңа күрә әлеге җәнлек гомер-гомергә даими янгыннардан коткаручы булып саналган. Агач корылмалы Россиядә зур янгыннар еш булган. XV гасыр уртасында, архив документларыннан мәгълүм булганча, Россиядә беренче янгын күзәтчелеге органнары оештырылган. Революциядән соң янгын...
    848
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:44
    Быелгы җиңүче – Софья
    "Энергетик" Мәдәният сараенда "Кечкенә фея - 2012" бәйгесе үтте. Ел саен уздырылучы әлеге бәйгедә быел 10 конкурсант катнашты. Аларны "Мисс Татарстан - 2012" бәйгесе җиңүчесе Ольга Гайдабурова сәламләде. - Каушамыйча, курыкмыйча үз сәләтегезне күрсәтегез, кызларны елмаю һәрчак бизи - шуны онытмагыз, - диде ул, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Төрле мәктәпләрнең башлангыч...
    846
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:43
    Дәваханәдә – “Сөенеч”
    Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче "Сөенеч" курчак театры район үзәк дәваханәсенең терапия бүлегендә дәваланучыларга "Тылсым дөньясында" әкият тамашасын күрсәтте.
    610
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:42
    Балалар шахмат уйный
    Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгендә түгәрәккә йөрүче укучылар арасында шахмат турниры узды. Анда 1нче мәктәпнең IV сыйныф укучысы Александр Кузнецов җиңүче булды, икенче һәм өченче урыннарны Артур Зиатдинов белән Равил Ишалин бүлеште.
    1063
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:38
    Авыручылар тагын артты
    Һава температурасының үзгәреп торуы салкын тидереп авыручылар санының артуына китерә. 19-25 мартта кискен респиратор инфекция белән авыручы 364 кеше теркәлгән. Шуларның 218е - 14 яшькәчә балалар. Грипп диагнозы куелучылар юк.
    824
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:36
    “Галиябану” – мәктәп сәхнәсендә
    Чыбыклы мәктәбендә театр айлыгы үтте. Анда һәр сыйныф сәхнә әсәреннән өзек әзерләп, аны тамашачыга тәкъдим итте. Театр айлыгының иң югары ноктасы булып укучыларның әти-әниләре белән берлектә сәхнәләштергән М. Фәйзинең "Галиябану" драмасы тора.
    903
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:34
    Яңа конкурс старт алды
    Татар җыры, татар композиторлары әсәрләрен пропагандалау максатыннан мәдәният идарәсе "Замандаш" татар радиосы белән берлектә җырчылар һәм халык музыка уен коралларында уйнаучылар арасында бәйге игълан итте. Ул май аена кадәр дәвам итә.
    847
    0
    0
  • 28 март 2012 - 04:29
    Лаеклы бүләкләнде
    Казанда Хирурглар көне уңаеннан Татарстан Республикасы хирургия хезмәте медицина активы киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә 2011 елдагы эшчәнлек нәтиҗәсе буенча безнең хирургия бүлегенең республикада алдынгылар рәтендә булуы ассызыкланды һәм бүлек мөдире Могамед Морзагов республика сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    0
    0
    0
Реклама
Реклама