Зәй офыклары

30 март 2012 яңалыклары

  • 30 март 2012 - 05:21
    Янгын – иң зур бәла
    Беркемгә дә сер түгел, янгыннар күп очракта кешеләрнең утка гамьсез каравыннан килеп чыга. Практика күрсәткәнчә, янгыннар күбесенчә "кеше факторы" нәтиҗәсендә була. Көндәлек тормышта янгын чыгуның төп сәбәпләре булып, ут белән саксыз эш итү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәү яисә үтәмәү, электр һәм җылыту җиһазларыннан дөрес файдаланмау, караучысыз калган балаларның ут белән...
  • 30 март 2012 - 05:16
    Музейда – кунакта
    Искиткеч кызыл балчык. Аякка ябыша торган үзле балчыкның нинди могҗизасы бар диярсез сез? Әйе, аннан могҗизалы бик күп әйберләр: аш-су кирәк-яраклары, уенчыклар, кыңгыраулар ясарга мөмкин. Музейда 1976 елда Мәскәүнең Зубов бульварыннан табылган кувшин саклана. Ул XIII гасырга карый. Моның өчен грек амфораларын искә төшерү дә җитә. Безнең, эшкә ашыгучы әти-әниләрнең,...
  • 30 март 2012 - 05:09
    Бөек Тукай теле
    "Мин татарча сөйләшәм!" республикакүләм акциясендә 3нче мәктәп укучылары елда актив катнаша. Быел II һәм V сыйныф укучылары әлеге темага бәйле чараларда бик теләп эш алып барды. Алар татар телен үстерү максатын күздә тотып, линейка, КВН, ветеран белән очрашулар үткәрделәр, халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында, үзәк китапханәдә, "Салават күпере" балалар бакчасында булдылар,...
  • 30 март 2012 - 05:03
    Күңелле очрашулар
    Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле "әти", "әни", "бабай", "әби" сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Безнең туган телебез - татар теле. Тел тормышта зур урын тота. Ул - тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел...
  • 30 март 2012 - 04:59
    Игътибар, конкурс!
    "Зәй офыклары" газетасы редакциясе "Замандаш" татар радиосы белән берлектә Зәйнең 360 еллыгына багышланган "Зәем - бәхет җырым син!" дип аталган шигъри конкурс игълан иткән иде. Елдан-ел матурлана Зәй сулары дулкын-дулкын - Пароход йөзмәсә дә. Күңелдән китмисең, Зәем, Кайда гына йөрсәм дә. Ераклардан чакырып тора Фәрдиев ял паркы. Фонтаннары белән якын...
  • 30 март 2012 - 04:55
    Район данын яклаячак
    6 апрельдә Түбән Камада узачак халык театрлары конкурсында район данын Чыбыклы һәвәскәрләр театр коллективы яклаячак. Шул уңайдан Чыбыклы мәдәният йортында "Мөгезле Мәүлихан" комедиясе бүген тагын бер кат тамашачыга күрсәтелә.
  • 30 март 2012 - 04:53
    Безнекеләр булдыра
    Балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнүче яшь музыкантлар бу көннәрдә төрле шәһәрләрдә узган берничә конкурста катнашып, уңышлы чыгыш ясады. Чаллыда үткән яшь башкаручыларның VI региональ конкурс-фестивалендә Эмилия Романова, Юлиана Герасимова һәм Эмиль Сәлахов составындагы инструменталь трио - II, рус халык уен кораллары оркестры, аккордеончылар дуэты (Ярослав Корнилов, Илдар Гайнетдинов) һәм балалайкачылар дуэты...
  • 30 март 2012 - 04:51
    Муниципаль этабы узды
    4нче мәктәптә тәртип бозуларны кисәтү буенча яшүсмерләр отрядлары республика бәйгесенең муниципаль этабы узды. Анда 2, 3, 4, 5, 6нчы мәктәп командалары катнашты. Хәрби-патриотик тәрбия, хокук буенча законнарны белүгә юнәлтелгән әлеге ярышларда яшүсмерләр берничә төрле конкурста үзләренең белемнәрен һәм физик әзерлекләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә иң югары күрсәткечләргә 6нчы мәктәп командасы иреште. Ул...
  • 30 март 2012 - 04:46
    Берсе Зәйдә булачак
    Татарстанда сәламәтлегендә кимчелекләр булган балаларны кече яшьтән аерым күзәтүгә алу буенча Сәламәтлек саклау һәм Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыкларының бердәм программасын тормышка ашыру бара. Ул 4 яшькә кадәрге балаларга дөрес диагноз куеп, аның тиешле дәрәҗәдә үсешен тәэмин итүне күздә тота. Республикада шундый балалар белән эшләүче 8 кабинет булдырылачак. Аның берсе...
  • 30 март 2012 - 04:37
    Чистартуга керешәбез
    Республикада 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар икеайлык игълан ителде. Сишәмбе көнне ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сүз шул хакта барды. Каты көнкүреш калдыклары, чүп-чар елдан-ел арта, моның белән тәртип бозучылар саны да күбәя. Мондый тәртип бозучыларга карата чаралар да катгыйлана. Узган ел республикада шундый тәртип бозуның 9 мең очрагы...
  • 30 март 2012 - 04:31
    Булдырасың, Михаил!
    Районда чаңгы спорты зур үсеш алып килә. Әлеге спорт төреннән республика, Россия күләмендә уңышларыбыз шактый. Россиянең спорт остасы Михаил Комендантов шушы көннәрдә тагын бер җиңүгә иреште: чаңгы спорты буенча Татарстан Республикасы чемпионы булды. Аңа аеруча ерак арага узышлар уңыш китерә. Республикада чаңгы марафонында Михаилга тиңнәр юк. Узган атнада ул Бөгелмәдә...
Реклама
Реклама