Зәй офыклары

11 апрель 2012 яңалыклары

  • 11 апрель 2012 - 07:20
    Битараф булмагыз!
    9 мартта иртән Кунгур муниципаль районының Моховое авылында дүрт катлы йортта янгын чыга. Утны сүндергәндә фатирда 9 кешенең мәете табыла. Бинада, төтен чыгып, сөрем газы белән агулану 1977 елда туган ир-ат, аның 1980 елда туган хатынының, шулай ук гаиләдәге 3-13 яшьлек 7 баланың (5се - малай, 2се - кыз бала)...
    947
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 07:17
    Аксарлылар шәп уный
    «Яшьлек» боз сараенда авыл җирлекләре арасында "Сәламәтлек" спартакиадасы кысаларында хоккей буенча район беренчелеге узды. Анда Аксар, Кадер, Югары Шепкә командалары үзләрен сынады. Уен нәтиҗәләре буенча Аксар җирлеге җиңүче булды. Кадер - II, Югары Шепкә III урында.
    845
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 07:17
    Автоклуб юлда
    Милли мәдәният елы кысаларында автоклуб хезмәткәрләре «Зәй горурлыгы - милләтләр дуслыгы» дип аталган концерт программасы белән район авылларында чыгышлар башлады. Төрле милләт халкыннан оештырылган мондый концерт Югары Мәлем, Бура-Киртә авылларында булды инде.
    1
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 07:12
    Укытучылар сынатмады
    Узган атнада Алабуга шәһәрендә балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укытучыларының II республика конкурсы узды. Анда безнең музыка мәктәбе укытучылары катнашып, А. Шамов («Позитив» ансамбле җитәкчесе) - I, С. Рыцова (фортепиано) һәм Д. Коронова (аккордеон) II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. А. Краснова (думбра) белән З. Селиверстованың (гитара) «Дилайт» инструменталь дуэты...
    882
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 07:05
    Җиде ел бииләр
    «Каприз» хореографик бию төркеме оешуга 7 ел тулды. Ул 13 кыздан торган беренче чыгарылышын бирде. Алга таба сәнгатькә гашыйк кызлар һөнәри биюче булырмы? Анысын вакыт күрсәтер.
    652
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 07:03
    Үз газетасы
    Политехник колледжда ай саен "Колледж хәбәрләре" дип аталган газета чыга. Ул колледж, студентлар тормышын чагылдыра. Мәкаләләрне студентлар үзләре яза, газетаны үзләре калыплый.
    741
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 06:59
    Чикләү кертелә
    ТР Министрлар кабинетында узган чираттагы брифинг Татарстан юлларында транспорт хәрәкәтен вакытлыча чикләүгә багышланды. 15 апрельдән 14 майга кадәр, ягъни 30 тәүлек буена авыр техникалар йөрү туктатыла, тормыш-көнкүрешне тәэмин итү белән бәйле махсус техника гына хәрәкәт итәчәк.
    612
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 06:51
    Тантаналы кичә
    Узган җомгада «Энергетик» Мәдәният сараенда Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә булды. Аңа әлеге тармакта хезмәт куючылар, хезмәт ветераннары чакырылды. Тантанада шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хуҗин, район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Газизҗанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов катнашты. Марсель Хуҗин, бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы исеменнән котлап, тармакта хезмәт...
    1514
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 06:23
    Чистарту эшенә актив керешик
    Дүшәмбе узган аппарат киңәшмәсе көн тәртибендә төп 4 мәсьәлә каралды. Киңәшмәне район башлыгы Татьяна Воропаева алып барды. Бу юлы да беренче мәсьәлә итеп шәһәр-райондагы оператив хәл торышы чыгарылды. Соңгы ике атнадагы оператив хәл турында эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Григорий Будрин бәян итте. Бу чорда хокук бозулар, җинаять кылулар турында...
    1313
    0
    0
  • 11 апрель 2012 - 06:11
    “Банклар һәм банклар эшчәнлеге турында” Законда үзгәрешләр
    "Банклар һәм банклар эшчәнлеге турында" Федераль Законга 2011 елның 21 ноябрендә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде. Закон банк серенә кагылышлы 26нчы маддә белән тулыландырылды. Хәзер кредит оешмасы тарафыннан физик затлар операцияләре, счетлары һәм кертемнәре турында белешмәләр РФ Президенты исемлегендә билгеләнгән федераль дәүләт органнары җитәкчеләренә (җаваплы затларга) һәм РФ субъектлары югары...
    785
    0
    0
Реклама
Реклама