ЗАГС бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел өч айда шәһәр-районда 183 сабый дөньяга килгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2 процентка артык. 77 пар никахлашкан, 65 гаилә таркалган. Аерылышучылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 20 процентка арткан. 188 кеше фани дөнья белән хушлашкан, бу күрсәткеч быел, аз булса да, кимегән.