Зәй офыклары

13 апрель 2012 яңалыклары

  • 13 апрель 2012 - 05:54
    Бәйрәм белән!
    Хөрмәтле православие динен тотучылар! Сезне чын күңелдән якты Пасха бәйрәме белән котлыйм. Дини кешеләр тормышында бу - куанычлы вакыйга. Иисус Христосның бөек серлелектә кабат дөньяга килүеннән миллионлаган кеше хакыйкать юлыннан баруда, тормыш авырлыкларын җиңүдә үзенә бетмәс-төкәнмәс рухи-әхлакый көч ала. Бәйрәм уңаеннан теләкләрне кабул итегез: сезгә сәламәтлек, иминлек, рухи ныклык һәм...
    0
    0
    0
  • 13 апрель 2012 - 05:51
    Безнекеләр сынатмый
    Кукмарада узган каратэ буенча ТР беренчелеге һәм чемпионатында Егор Кузнецов белән Рамил Камалиев җиңүче булды, икенче һәм өченче урыннарны Михаил Бердунов, Максим Архипов, Андрей Хисаметдиновлар бүлеште.
    733
    0
    0
  • 13 апрель 2012 - 05:36
    Аерылышучылар саны арткан
    ЗАГС бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел өч айда шәһәр-районда 183 сабый дөньяга килгән. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2 процентка артык. 77 пар никахлашкан, 65 гаилә таркалган. Аерылышучылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 20 процентка арткан. 188 кеше фани дөнья белән хушлашкан, бу күрсәткеч быел, аз булса да, кимегән.
    749
    0
    0
  • 13 апрель 2012 - 05:35
    Иң яхшы тәрбияче
    Яшәү урыны буенча эшчәнлек алып баручы "Яшьлек" клубында җәмәгать тәрбиячеләре арасында "Районның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" конкурсы узды. Анда катнашучылар берничә төр бәйгедә көчләрен сынады һәм җиңүче дип гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Вячеслав Петров табылды.
    767
    0
    0
  • 13 апрель 2012 - 05:31
    Депутат бүләге
    Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиев районга һәрвакыт ярдәм күрсәтеп тора. Депутатыбыз "Язгы игелек" атнасында да иң актив катнашучыларның берсе булды: ул балалар бакчаларына уенчыклар алу өчен 1 миллион сум акча бирде.
    812
    0
    0
  • 13 апрель 2012 - 05:26
    Җирле үзидарә: тәҗрибә һәм проблемалар
    Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы ТР Президенты Аппараты белән берлектә соңгы ике елда республика авыл җирлекләре башлыклары өчен даими уку-семинар уздыра. Кичә Зәйдә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, район башлыгы Татьяна Воропаева катнашында шундый укуларның чираттагысы үтте. Аңа Тукай, Түбән Кама, Минзәлә,...
    879
    0
    0
  • 13 апрель 2012 - 05:13
    Журналистлар борчыганны күтәрде
    11 апрельдә «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы Журналистлар берлегенең XVIII корылтае узды. Аны берлек рәисе Римма Ратникова алып барды. Корылтай эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, республика матбугат һәм массакүләм коммуникация чаралары агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, Россия Журналистлар берлеге сәркатибы Ашот Джазоян...
    712
    0
    0
  • 13 апрель 2012 - 05:08
    Игътибар, конкурс!
    "Зәй офыклары" газетасы редакциясе "Замандаш" татар радиосы белән берлектә Зәйнең 360 еллыгына багышланган "Зәем - бәхет җырым син!" дип аталган шигъри конкурс игълан иткән иде. Син дип тибә минем йөрәгем Туган ягым минем - Зәй төбәге, Шифа алам шуннан җаныма. Гүзәллегең әсир итә мине, Гашыйк бит мин туган ягыма. Синдә...
    1
    0
    0
  • 13 апрель 2012 - 05:00
    Муниципаль хезмәт вазифалары буенча идарә кадрлары резервына керү хокукына конкурс турында хәбәр
    Зәй муниципаль район Советы аппаратының конкурс комиссиясе муниципаль район башлыгы карары (№28, 2 апрель, 2012 ел) белән Зәй муниципаль район Советы контроль-хисап палатасы рәисе муниципаль хезмәт вазифасы буенча идарә кадрлары резервына кертелү хокукы булуга конкурс игълан ителүен хәбәр итә. Конкурс вакантлы муниципаль хезмәт вазифасына дәгъва итүче кандидатның профессиональ дәрәҗәсен һәм...
    1808
    0
    0
  • 13 апрель 2012 - 04:38
    Мирныйда – тынычлык бәйрәме
    Милли мәдәният елы уңаеннан Мирный бистәсендә үткән «Дуслык бәйрәме» биредә гомер кичерүче төрле милләт халыкларының тату, бердәм яшәүләрен тагын бер кат дәлилләде. Мәдәният йортына килүче кунакларны ишек төбеннән үк милли киемнәрдән чибәр кызлар ипи-тоз белән каршы алды. Халыкны бәйрәм белән тәбрикләргә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов һәм район мәдәният...
    1352
    0
    0
  • 13 апрель 2012 - 04:31
    Документлар кабул ителә
    Хәрби кешеләр, хәрби җыеннарга алынып, хәрби бурычын үтәгәндә, сәламәтлегенә зыян килеп, инвалидлык алучы гражданнарны социаль яклау йөзеннән РФ Хөкүмәте карары белән айлык акчалата түләү каралган. Хәзер әлеге компенсациягә дәгъва итүчеләрдән социаль яклау идарәсендә документлар кабул ителә. Бу турыда кайбер сорауларга социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина җавап биргән әңгәмәне сез...
    644
    0
    0
  • 13 апрель 2012 - 04:14
    Альберт ГАЗИЗҖАНОВ: “Табыш алу алкогольле продукциягә корылмасын”
    Узган ел шәһәр-районда җан башына 18 литр алкогольле продукция сатылган. Быелның ике аенда бу күрсәткеч - 2,7 литр (республика буенча - 2,9 литр). Әлеге саннар муниципаль районда этил спирты һәм алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм моңа киртә кую буенча ведомствоара комиссия утырышында яңгырады. Утырыш район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт...
    1152
    0
    0
Реклама
Реклама